Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Мөхәррир сүзе.
Көнүзәк мәсьәлә
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
«Аллаһы Тәгаләгә гамәлләрегезне ихлас күңелдән кылыгыз, чөнки ихлассыз гамәлне Аллаһ Тәгалә кабул итми».

Хәдис

Офыгымда — якут — энҗеләр

Аллага шөкер! Тынычланып киләм. Янылды-көелде. Һәр күзәнәгемдә нәни учаклар «дөрләде». Җаваплылыкның микъдары да, үлчәве дә юк иде. Аның ахыры да булмас кебек иде… Ун ел буе шулай: «Булдырыйм әле, мин эшләмәсәм, кем башкарыр соң?» — дигән гамәлемне Раббемнең хикмәте җитәкләде. Чиксез шөкерана галәмнәр Хуҗасына! Быелгысы 11 нче мәртәбә! Ул икенче ел инде Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Җөмһүриятебездәге динебезнең бу кырпалану-күтәрелешен дәвам итмәү, яисә өзү-туктату зур гөнаһ булыр иде. Эчке бер аваз алга әйдәде.
Ә күңелдә күптән түгел, (шушы еллар эчендә булган) минем бу гамәлемә каршы сүзләр «җанланып», искә төшеп, кыймылдап куя. Берничәүнең аллы артлы: «Җитмимени сиңа 10–20 бала, нигә син күпләп җыясың аларны». «Сиңа птичка ясау өчен кирәкме?» — диючесе дә булды, хәтта. Мине фани дөнья адәми затының птичкасы түгел, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу ниятемнең көче җитәкләде. Олуг Затка бихисап рәхмәтлемен! Күңелемне төшереп, башымны түбән идермәгәнгә, вөҗданыма хилафлык кылдырмаганына! Әлхәмдүлилләһ!
Бу әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән бәйге — ярыш-конкурсның сорауларын төзүчесе дә, тәүге тапкыр үткәрүче — иясе дә, оештыручысы да, алып баручысы да буларак, бүген мин үземне иң бәхетле кешеләрдәй хис итәм. Бу тарихта шулай калырга да тиеш.
Алай да эчке шатлыгына караганда хафа-мәшәкатьләр күп иде. Әлбәттә, барлык бәйгеләр дә дәүләткүләм ярдәм белән үткәрелүләрне ишетү балаларны да уйланырга мәҗбүр итәдер? Безнең бөтен таяныч — игелекле, мәрхәмәтле кешеләр. Динебезгә хөрмәт саклаучы, Татарстаныбызның, газиз татар халкының үзенә лаек, аяк акыллы, зирәк, булдыклы, эшсөяр, әдәп-әхлаклы, нык иманлы киләчәк — алмашны тәрбияләүгә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән үткәрелә безнең бәйгеләребез.
Игелекнең мыскалы бармы?
Аның микъдары — Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә хикмәтендә. Әмма, аны кылу кеше — шәхеснең күңел-җанына күпме шифа, рәхәтлек, тынычлык, тынычлану өстәгәнен ул зат үзе белә! Ул аны даими гамәленә, күңел ихтыяҗына әверелдерә. Балаларның динебезне үзләштерүгә күңелләрен үсендерик, өмет өстик, дигән нияттәге фикердәш-дусларыбыз елдан-ел күбәя бара. Мин моңа җирем-күгем белән сөенәм. Зәкәтебезне бирәбез, диючеләр дә бар. Нурия ханым-абыстай Садретдин кызына, Рания Сәфәргали кызына, Татарстанның һәм Идел буе округының Русия иҗтимагый палатасындагы вәкиле Роза Рахматулла кызы Туфитулловага, Әлфия Абдулла кызына, Хәдичә абыстайга аның фикердәшләренә, Сиринә Исмәгыйль кызына, Мәдинә Хәниф кызына, Флюра ханымга, Ләйсән Моталлаповага, Мөсфирә ханымга, Гөлназ Галиевага, Эльмира Әхмәтовага, Нурия ханымга, Наилә ханымга, Шәех Зәбиров белән Фәния Хуҗахмәткә, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Фирая Бәдретдиновага, «Солтан» мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәевка тагын бик күп, дин кардәшләребезгә Аллаһуның рәхмәтләре яусын!
Алар хәл кадәренчә, булыштылар: намазлыклар, Коръән, яулыклар, түбәтәйләр, тәсбихлар, кулъяулыклар, нәни беләзекләр, калфаклар, маңгай бизәге-кәттәҗиләр, шамаилләр, календарьлар, дини китаплар бүләк иттеләр.
Без бу бәйгене Кол Шәриф мәчете, Кол Шәриф фонды, «Тәкбир», «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия фондлары, «Сөләйман» мәчете белән бергәлектә, без — Татарстан хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы үткәрдек. Бу оешма җитәкчеләренә — Дамир Камал улы Хәйригә, Тереза Камаловага. Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, Зөфәр хәзрәт Галиуллинга, Кол Шәриф мәчете баш имамы, минем остазым Рамил хәзрәт Юныска, имамнарга — Үзәк Төбәк Казые Рөстәм хәзрәт Зиннуровка, Рөстәм хәзрәт Бакировка, андагы булышчыларыбызга — Ләйсән Солтановага, Әдилә Кәримовага, Кол Шәриф мәчетендә хезмәт күрсәтүчеләрнең барысына да Раббебызның олы рәхмәтләре булса иде?!!
Тарту һәм тартылу көче нидәдер?
Үзегезгә мәгълүм: кешене физик яктан камилләштерү — спорт, акыл — зиһен, уй-фикер йөгереклелеген көчәйтү, «Нечкә бил»ләр һәм тагын әллә никадәрле бәйгеләр уза, булсыннар, каршылыгым юк. Әмма, боларга бик күп чыгымнар тотыла. Җыр турындагыларын әйтәсе дә килми. Күкрәге, беләге, кендеге — шәрәлеге күпме ачылса, ул җырчы «уңышка ирешә». Аларга карарлык түгел, җан-тән чиркана. Алар янында галстуклы, ак күлмәк, костюм-чалбардан ир-ат «кайнаша». Алар өчен гарьләнү вә ояттан тән кызыша. Оят бит валлаһи! Оят пәрдәләре «ертылганнарны» зәңгәр экраннар көтеп кенә торалар, шикелле. Ул «җырчыларның» моң дигән Галиҗәнаб хисне тоючылары һәм аны тамашачы-тыңлаучы-караучыга җиткерүчеләре бармы, ничәү алар? Ни өчен Ауропаның зәгыйфьләренә иярергә соң ә? Шуңа каршы торырлык җәмәгатьчелек фикере кая? Менә шул гаҗизлек балаларыбызга динебезнең асылын аңлату зарурлыгын көнүзәк мәсьәлә итеп куя да инде. Данлы вә шанлы бөек, акыллы, зирәк, эшчән татар халкының акыллы бүгенге һәм киләчәк варислары булырмы, нинди булырлар? Минем җаным «актарылып» шуңа җавап эзли. Гомер кыска, бакыйлыкка булдыра алган игелекне кылып, күчәргә иде?!!
Уйландыра җәмәгать! Сез дә пошынасыздыр? Әйе, әйе, күпләрне, бик күпләрне борчый безнең киләчәгебез.
…Кая гына, нинди оешмага гына мөрәҗәгать итсәм дә, үтенечемне кырыйга куймадылар, җиргә салып таптамадылар. Бик күп яңа теләктәш-фикердәшләр пәйда булды. Бу — өметле шатлык. 11 нче бәйгедә катнашучыларны котларга Татарстан Диния Нәзарәтеннән уку-укыту бүлеге җитәкчесе Габдрәшит хәзрәт Закиров килде һәм Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның сәлам-тәбриген дә җиткерде. Берничә еллар дәвамында Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Зиннур улы Закиров безнең бәйгегә карата ярдәм-хөрмәтен арттыра бара. Бу юлы да балаларга бик күп китаплар бүләк иттеләр. Башкарма комитет рәисе урынбасары Рәмис Сафин аерым бүләкләрен дә алып, үзе килде. Матур итеп, тирән мәгънәле чыгыш ясады. Мәдәният Министрлыгыннан да инде берничә ел рәттән, бүләкләрен китерәләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Мәдәният Министры Зилә Рәхимьян кызы Вәлиева безгә олы хөрмәт белән карый һәм хезмәтебезне күрә. Бу юлы да җиде исемдәге берничә дистәләгән бүләкләрен — фотоальбомнар, журналлар, дисклар җибәрде, Мәгариф һәм фән Министрлыгыннан төп белгеч Гөлфия Әнвәр кызы Гайнетдинова, Башкалабыз мэриясыннан — безнең иҗтимагый хезмәттәшебез һәм фикердәшебез Ленар Салахов, Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Шурасы рәисе Ренат Вәлиуллин, Бөтенрусия «Татар гаиләсе» фондының башкарма директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллана бүләкләрен алып килделәр һәм бәйгегә килүчеләргә җылы котлау-тәбрикләрен җиткерделәр. Тагын шунсы әһәмиятле — Ислам дөньянында Коръән-хафизлар әзерләү Үзәгенең җитәкчесе Кувейттан килгән шәехнең котлавы җанга аеруча шифа булып ягылды. Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка олы рәхмәтен әйтте. Аның өчен, Татарстан өчен дога кылуы хакында да бәян итте.
Тагын шунсы, җәмәгать, динебезнең асылын аңлауга тырышучыларга теләктәшләренең күбәя баруы аеруча сөендерә. Бәйгенең бүләкләү өлеш башланыр алдыннан бер дин кардәшебез ун балага дип, ун конверт сузды. Бик тырыш, бәләкәйрәк балаларга бирелде аның конвертлары. Ачып караучылар булган 500 сум, мең сум акча булуын әйттеләр. Аңа Аллаһуның рәхмәте ирешсен!
Динебезгә тарту һәм тартылу көченең егәре алда искәрткәнебезчә, ихласлылык, иман ныклыгы һәм Аллаһуның югары җәннәтен өмет итү тора.
Фикерләгән кеше аңлар әле…
Безнең ният — максатыбыз — бүгенге технологияләр үсеше, акыл цивилизациясе, глобальләшү дөнья дәръясын кичеп барганда, яшьләребезнең үз асылыбыздан читкә тайпылмавын күз уңында тотабыз. Без ун ел буе мәчетләр каршында эшләп килгән башлангыч мәдрәсә мөгаллимәләре белән бергә эш иттек. Алар жюрида да булдылар, балаларга бәһане дә алар куйдылар. Раббыбызның рәхмәте булсын аларга! Аллага шөкер, быел безнең жюридагылар 21 егет вә кыз Россия Ислам университетының Коръән хафизлар хәзерләү үзәгеннән булдылар. Аның рәисе — Үзәк җитәкчесе Коръән Хафиз Ибраһим хәзрәт Сабиров булды.
Әгерҗе, Арча, Әтнә, Буа, Питрәч районы укучыларының, РИУ каршында һәм Хузейф мәчетендә укучы балаларның әзерлекләре төпле иде.
Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономия каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасыннан аның рәисе Асия Мөлекова Динара Илгиз кызын алып килгән иде. 13 яшьлек кыз рус мәктәбендә укыса да, бик нык әзерләнгән, жюринең барлык сорауларына да шәп итеп җавап бирде. Жюри бүләкләнүчеләрнең белем-гыйлемләрен кат-кат тикшерде. Аларны бөтен халык хөкеменә куеп, дигәндәй, яттан Коръән укыттылар, Коръәнне ачып та, укыттылар — сүрәләр тыңлаттылар. Кол Шәриф мәчете оланнарның ихласи авазларын сөенеп тыңлады. Жюридагыларның бу гамәле бик ошады миңа. Нәтиҗә дә, халыкка билгеле булды: Кол Шәриф исемендәге бүләккә «Госмания» мөселман урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы — Госман Яруллин, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләккә Әтнә районы, Бәрәскә мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы — Айрат Шәрәфиев, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге бүләккә Арчадан 10 яшьлек — Альберт Идиатуллин, Муса Җаруллаһ (Бигиев) исемендәге бүләккә Питрәч районы Шәле авылыннан 6 нчы сыйныф укучысы — Инсаф Газизуллин, Габделкаюм Насыйри исемендәге бүләккә Бәрәскә мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы — Илдар Хәкимов, Әхмәтһади Максуди исемендәге бүләккә — Гаишә Сайфуллина (Казан), Сөембикә исемендәге бүләккә — Сәлимә Борһанова (Казан), «Төрки кыз» дигән бүләккә Буадан — Алсу Хуҗиева, Мөхлисә Буби исемендәге бүләккә — Хәлимә Яруллина, Рәшидә Исхакый исемендәге бүләккә Сөмәя Борһанова (Казан) лаек булдылар.
5–10 яшьлекләр арасында:
Әл-Зант Зәйнәп 6 яшь — Казан — 1 нче урынга,
Гаишә Юсупова — 10 яшь — Казан — 2 нче урынга,
Әсма Сайшахметова — 9 яшь — 3 нче урынга,
11–14 яшьлекләр арасында:
Мәрьям Акбашева — 12 яшь — (Әгерҗе) — 1 нче урынга
Реналя Назарова 11 яшь — Әтнә районы, Бәрәскә авылы мәктәбе 2 нче урынга,
Гөлнара Бәдретдинова — 13 яшь Питрәч районы 3 нче урынга,
15–18 яшьлекләр арасында:
Ләйсән Җәләева — 15 яшь Буадан — 1 нче урынга,
Мәрҗән Абдуганиева — 14 яшь «Госмания» урта мәктәбе — 2 нче урынга,
Гаишә Мөхәррәмова — Арчадан 17 яшь — 3 нче урынга лаек булдылар
5–10 яшьлек малайлар арасында:
1 урын — Хизбулла Бурхановка 6 яшь, Казан,
2 урын — Әл-Зант Зиядка — 8 яшь, Казан,
3 урын — Зәйтүн Шаһвәлиевка — 5 яшь, Казан, 10–17 яшьлеклекләр арасында: 1 урыннар — Госман Яруллинга, Марсель Дибаевка бирелде.
Менә шулай, хөрмәтле җәмәгать, елдан-ел оланнарыбыз зирәкләнә, үткенләнә баралар, Аллага шөкер! Безнең сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган Мәүлид ае һәм «Гаилә елы» уңаеннан «Бала — гаилә энҗесе» — дигән ният белән үткәрелгән әлеге бәйгедә катнашучылар курпыланып килүче яшь имән үсентеләрен хәтерләтә. Аларга белем-гыйлем бирүдә әнә ничә мөгаллим-мөгаллимәнең акыл көче җигелгән, «Госмания» урта мәктәбе укытучыларына, махсус белем мәктәбе балаларын укытучы «Сөләйман» мәчете мөгаллим-мөгаллимәләренә, Россия Ислам Университеты каршындагы укучы — балаларны укытучы Фатыйма Мөфлихуновага Аллаһуның рәхмәте булсын. Әгерҗе районыннан Рәмзия Шәймөхәммәтова дигән дин кардәшебез, мөгаллимәләр — Дилә Абдуллина, Ясминә Латфуллина, Сания Сафиуллина, Ольга Акбашева, Рәисә Кәримуллина, Мәгъфия Хаҗиева, Рафилә Закирова (укытучы завуч Крынды авылы), Илсөяр Зарипова (Крынды авылы укытучысы күп көч куйганнар. Әгерҗедән килгән кызлар арасында рус милләтеннән ислам динен кабул иткән кызлар да бар. Бар да яхшылап хәзерләнгәннәр.
Арча районы — Шушмабаш, Ю. Аты авылларыннан Арча станциясе — II мәктәп укучылары да әзерлекләре ягыннан аерылып торалар. Остазлары — Раян Ахун кызы Фатхуллина.
Әтнә районы Бәрәскә авылыннан мөгаллимә Лира Хәкимова аерым мактауга лаек. Казанның «Хузәйфә» мәчетендә 4–7 яшьлекләрне укытучы Гөлфия Гайнетдинова, Әминә Саттарова балаларга төрле юлларны табып, калебләрен пакьлап, иман кәлимәләрен ныгыталар. Ленино-Кокушкинодан Халидә Муртазина да үз төбәгендәге балаларга бөтен игътибарын бирә. Без тагын да күбәйсәк иде, бәйгеләрне Русия һәм Дөньякүләм дә үткәрә алсак иде?! Бу — минем ниятем, хыялым. Дөнькүләм танылган Кол Шәриф мәчете. Анда — балалар.
…Ислам динебезнең, шәригатебезнең яшь үсентеләре бакчасында бүгенге нарасыйларыбыз — милләт гөлләре тибрәлә. Бу мизгелләр мәңгелек, мәңгелек булса иде, Раббем?!!
Еллар узгач та фикерли белгән кеше безнең капшануларыбызны, рухани халәтебезне, хәлләребезне, талпыну-җилпенүләребезне, ниятебезнең, ихласлылыгыбызның бәллүрдәй пакь булуын аңлар әле…
Ә минем офыгымда — якты өмет! Балаларыбызның якты киләчәге! Офыгымда шулар — якут, энҗеләрдән кыйммәтрәк, кадерлерәк халкының варис-дәвамчылары!

Әлмира Һәдия.