Икътисади кризис белән көрәшү ысуллары

Соңга калганнарга куып җитү авыррак

Әле күптән түгел генә хөкүмәт кризис безгә йогынты ясамаячак, дигән иде. Хәзер исә шундый фикерләр дә күренә башлады, безнең илебез кризистан Америка Кушма Штатлары (АКШ) һәм Аурупадан да авыррак һәм озаграк чыгачак. Моның сәбәбе – диверсификацияләнмәгән икътисад, ә халыкара икътисадына Рәсәй чимал икътисады буларак кергән. Русиягә нефть инәсеннән төшергә кирәклеге инде күптән әйтелә, ләкин, күрәсең, моны аңлар өчен халыкара кризисны көтәргә туры килде.
Ил әкренләп углеводород чималының сәүдәсеннән федераль бюджетына барган керемнәрне югалта бара. Хәзерге вакытта нефтьне импортлаучы илләр бу ресурсны киметтеләр, ә бу, үз чиратында, икътисадның кимүенә китерде.
Нефть һәм газ сатудан алынган югары керемнәр бәрабәренә икътисадның калган өлкәләрен дә яңарту һәм үстерү кирәк иде. Бу турыда сүз күтәрелде, ләкин ни өчен нәрсәдер эшләргә, акча болай до булганда? Моның урынына буш акчалар Тотрыклылык фондында һәм башка илләрнең кыйммәтле кәгазьләрендә сакланганнар.
Безнең хөкүмәтебездәге икътисадчыларыбыз фикеренчә, акчаларны Тотрыклылык фондына күчерү инфляцияне туктатып торырга, а чит ил дәүләт облигацияләренә инвестицияләр – нефтькә бәя төшкән хәлдә дә илне кризис хәленнән чыгарырга тиеш иде. Банкларга, корпорацияргә һәм предприятияләргә бурычларны шулкадәр күп алырга туры килгән, хәзер аларны түләп бетерә алмыйлар. Ахырда чит ил кыйммәтле кәгазьләренә кертемнәр үзләрен акламадылар.

Булышалар, ләкин максатсыз

Русиядә кризис белән көрәшкә 5 триллион сум акча каралган. Бу акчаның яртысын банкларга һәм башка финанс институтларына бирделәр. Калганнарын эре корпорацияләрнең тышкы бурычларын түләүгә җибәрделәр. Ләкин безнең илебездә кризисның сәбәбе банкларның проблемаларында түгел, ә икътисадның бер якка юнәлүендә һәм нефть сатуыннан алынган керемнәрне башка нәрсә белән алыштырып булмауда эзләргә кирәктер. Башка илләрдә кризис белән көрәшүнең үз ысулларын табарга тырышалар. Кытайда, мисал өчен, түрәләр эчке ихтыяҗны күтәрергә тырышалар. Анда шулай ук арзан торак төзелешенә, авыл хуҗалыгы инфрастуктурасына, юллар, аэропортлар, яңа технологияләр үсешенә, бизнес өчен салымнарны төшерүгә басым ясала. Кече һәм урта бизнеска Япониядә да ярдәм ителә. АКШда ел башыннан салымнар инде 168 миллиард долларга төшерелгән. Алмания машина төзелеш өлкәсенә ярдәм итү өчен яңа машиналарга салымнарны төшерә. Икътисади һәм сәяси белгечләр фикеренчә, Русия үз икътисадының инновацион өлкәләренә һәм реаль секторга басым ясарга тиеш. Тауарларга һәм хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗны үстерергә кирәк. Шул ук вакытта эш урыннарын калдыруга һәм социаль яклауга игътибар бирергә кирәк. Биржларны саклап калу урынына – реаль җитештеруне устерү Көнбатыш икътисад белгечләре фикеренчә, федераль бюджет исәбеннән фонд базарын саклап барырга ярамый, әгәр анда халык саныннан 2% тан да артык кеше катнашмаса. 2008 елда ВЭБ устав капиталына юнәлдерелгән 75 миллиард сум һәм дәүләт бюджетында финанс базарын саклап калырга резервланган 175 миллиард сум инфраструктура проектларында һәм башка дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган секторларда куллану кулайрак булыр дип күренә. Русия Федерациясенең финанс системасын саклап калу өчен өстәмә чаралар турындагы канун буенча, Русия Банкы тарафыннан ВЭБ ка 50 миллиард доллар урнаштыру, шул исәптән 1,3 триллион сумнан күбрәк акча, тышкы бурычларны түләү өчен төрле оешмаларга кредит формасында бирелергә тиеш. Моның нәтитҗәсендә 50 миллиард сумм яңадан чит илгә китәчәк. Идеаль системада дәүләт бары тик югалтырга яки башка мөлкәт иясенә бирергә ярамаган компанияләргә генә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин акча акция бәрабәренә яки дәүләт тарафыннан бурычларны сатып алу ярдәмендә генә бирелергә тиеш. Гомумән алганда, фонд базарына һәм чит ил кредиторларына бурычлы компанияләргә ярдәм күрсәтүне киметү 1,5 миллиард сумга кадәр акчаны саклап калырга, ягъни аларны дәүләт бюджетына күчереп, җитештерүне үстерергә, социаль мәсьәләләрне чишәргә һәм салымнарны киметү аркасында килеп чыккан бюджет югалтуларын тулыландырырга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, антикризис чаралары өчен дәүләт өстәмә 2-3 триллион сум табарга сәләтле.

Ринат Хәбибуллин

кире кайту