Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


FORZA, TATARIA

Телим күрергә бәхте татарның...
...үзем дә - чын татармын... Г. Тукай

Икенчел мәгънәгә ия булган, әмма, хәлбуки, язманын идеясенә (концепциясенә) шактый зур ачыклык кертә торган янә берничә эпиграф: Сильвио Берлускони: «Forza, Italia» - «Алга, Италия!» А. Гитлер: «Mein furer hat gesagt: Mein lieber volk...»- «Сөекле халкым...» Мөхәммәт-Пәйгамбәр (с.): «Өммәтем!.. Өммәтем!..» М. Ш. Шәймиев: «Без булдырабыз!» Муса-пәйгамбәр (г. с.): «Let my people go!» - (Фиргавенгә:) «Халкым китсен инде...» / Бу язманың сүзләрен язучы - гади генә (урта-статистик) бер яшь татар кешесе (яшем – 29). Башкалабыз Казанда туып, бөтен гомеремне үткәрдем. Дини һәм махсус журналистик белемем бар (татар журналистикасы бүлеген тәмамлап чыктым). Бу язманы ни өчен язарга булдым? Сәбәпләре - берничә: татармын; милләтнен, һәм һәрбер аерым милләттәшемнен иртәгәсе турында бик борчылам: ин элек - мәдәнияте, дине, рухи тормышы, дөньякараш-фәлсәфәсе, мәгърифәт-мәгарифе, икътисади тормышы, муллыгы турында; һәр кардәшемне мул тормышлы, мәдәниятлы, сәламәт һәм бәхетле булуын тели күрергә күзләрем. Бу язмамда мин ниндидер абсолют бер фәлсәфи дөньякараш тәкъдим итәм дип дәгъва кылмыйм; бары тик милләттәшләремнең игътибарына үземнен шәхси карашларымны - һәртөрле хәер-хаһлык нияте белән - тәкъдим итәм. Кемдер тулысынча килешер; кемдер - өлешчә; кемдер - бер дә килешмәс. Һәрхәлдә милләттәшләрем белән үземнең фикерләрем белән уртаклашасым килә. Тиз үзгәрүче дөнья заманына керә безнең милләт. Һәммә нәрсә дә үзгәрә: яшәү рәвеше, яшәү фәлсәфәсе, дөньякараш, мәдәният, фикерләү, кешеләрнең эчке дөньялары. Бер яктан - капитализм, капиталистик мөнәсәбәтләргә киләбез. Икенче яктан - глобализация: татар мәдәниятының ул котылгысыз хәрәкәт тәэсирендә саега, үзгәрә, үз эченә башка милләтләр мәдәниятларының (ин элек - Көнбатыш, Аурупа һәм Америка) сыйфатларын туплый. Мәдәниятыбыз тоткасы булган АВЫЛЫБЫЗ бетеп бара. Башка факторлар. Тәмам Көнбатышның яшәү рәвешенә күчеп барабыз. Бу яңа чынбарлыкта - бүгенге, һәм, аннан бигрәк, янә дә үзгәрәчәк иртәгәдәге чынбарлыкта УРТА (урта статистикалы), татар милләтенең «төшен» тәшкил итүче ТАТАРга нинди булырга: дөньякарашта, мәдәниятта, рухи тормышта, диндә, икътисади тормышта ? Рөхсәт итсәгез, бу сорауга үземнең шәхси җавабымны, шәхси фикерләремне китетер идем. Көнбатыш җәмгыятендә хөкем сөргән фәннәргә - СОЦИОЛОГИЯгә һәм МАРКЕТИНГка мөрәжәгать итәр идем, әгәр рөхсәт итсәгез. Маркетингның (кешеләр арасындагы бөтен мөнәсәбәтләр акчага корылган Конбатыш җәмгыятенен – ялгышмам! - төп гамәли фәненең) төп төшенчәләренең берсе – СЕГМЕНТ. Ягъни, гади тел белән әйткәндә, «пирог кисәге». Татар милләтен тәшкил итүче «сегмент»лар нинди соң? Барлап карыйк. 1. Татар милләтенең «мәдәни төше», Л. Гумилёвча, «пассионарийлар», ягъни, татар милләтенең мәдәниятын сулатучы кешеләр, - зыялылар, галимнәр, руханилар, сәнгать ияләре, һ. б. 2. Татар мәдәниятын көндәлек тормышларында гамәли тормыка ашыручы авыл халкы. 3. Дини сегмент: шәһәрләрдәге, бигрәк тә – Казандагы дин, Ислам дине, мөселманнар сегменты. Керәшеннәр, мәсихчеләр, Кришна аңы секталарына бирелгән, төшеп калган татар милләте вәкилләре, - минем шәхси фикеремчә - татар милләтенең МАГИСТРАЛЬ тарихи-ижтимагый-мәдәни үсеш юлыннан тайпылдылар, чыктылар. 4. Татар милли мәдәниятына алай ук битараф та, алай ук «мәел»ле дә булмаган, татар телен азмы-күпме белгән шәһәрләр халкы. 5. Урта Азиядән кайтып, Татарстанның төрле шәһәрләрендә яшәүче үзбәк-таҗик, кыргыз һ. б. татарлар. 6. Себер татарлары. 7. Төрле чит илләрдәге милләтпәрвәр татар милләте вәкилләре. Минем шәхси фикеремчә, татар милләтенең «төшен» 1-нче сегмент вәкилләре, - иң элек галимнәр, сәясәтчеләр, руханилар, сәнгать ияләре - опера, филармония, эстрада, театр хезмәткәрләре, журналистлар тәшкил итә; шулай ук - «төшнен» («каймакның») икенче катын - авыл халкы һәм шәһәр җиренә бәхет эзләп килгән авыл халкы вәкилләре тәшкил итә. Шулай ук - дини, ИСЛАМ дине сегменты - бик зур һәм бик мөһим сегмент. Шулай ук - бик мөһим һәм көчле сегмент булып төрле чит илләрдәге татар диаспоралары вәкилләре. Социология күзлегеннән исә иң зур «пирог кисәге» - язмабызда элегрәк зекер ителгән «...авыл халкы һәм шәһәр җиренә бәхет эзләп килгән авыл халкы вәкилләре...» Бу иң зур социаль төркем, иң күп санлы «сегмент» дип әйтер идем (минем шәхси күзәтү-тикшеренуләр нигезендә). Бу – татар милләтенең ИРТӘГӘСЕ. Бу - «авыл гыйбады» (иң унай мәгънәдә!) -төрле вузлар студентлары булган авыл егет-кызлары: иң элек КДУ-ның татфагы, журфагы, КДПУ-ның татфагы; мәдрәсә шәкертләре. Бу - миллэтебезнен ӨМЕТЕ. Бу сегментта аеруча туктап калыйк, чөнки ул моңа лаек. Бу сегмент (иң зур, иң ПЕРСПЕКТИВАЛЫ сегмент) вәкилләре нинди булырга тиеш икән? Аның «дөньякарашы пирогы»н нинди өлешләр тәшкил итәргә һичшиксез тиеш (conditio sine qua non)? Ничә процент Ислам дине? Мәдәниятка килгәндә - ни дәрәҗәдә һәм нинди кызыксынулы (һәвәсле) мәдәниятлы булырга тиеш? Аның социаль һәм рухи мәдәнияты, эстетик ихтыяҗ-зәвыклары, рухи тормышы нинди нәрсәләрдән тәшкил-гыйбарәт булырга тиеш икән? Иҗтимагый аңының үзгәрешсез өлеше нинди булырга тиеш? Бер яктан, әлбәттә, МИЛЛИ МӘДӘНИЯТНЫҢ төп элементлары үзгәрешсез булып калырга тиеш. Икенче яктан исә - торгынлыктан котылырга омтылырга, башка, олуг милләтләрнен мәдәниятларының унай һәм ярашлы өлешләрен үзләштермичә булмас. Чөнки глобализация - котылгысыз тәэсир ясыячак. Урта статистикалы татарнын мәдәният җәһәтеннән булган иң «зәгыйфь» сыйфаты, минемчә, ниндидер «колхозниклык», БРУТАЛЬЛЕК (ТУПАСЛЫК) - һәм әхлакый, һәм эстетик. Ләкин физик брутальлек, минемчә, калырга тиеш, чөнки физик брутальлек - физик көч-сәламәтлекнең беренче билгесе. Матди-икътисади тормыш җәһәтеннән исә урта татар баласы нинди булырга тиеш сон? Минемчә, һичшиксез, Көнбатыш җәмгыяте шәхесләренең дөньякараш һәм мөгамәлә үрнәкләрен үзләштерергә. Чөнки бу - котылгысыз. Чөнки без - Көнбатыш инде куптән үткән юлдан үтәргә мәҗбүр. Фәлсәфә-дөньякарашка килгәндә, - күбрәк реализм, прагматизм... һәм... Ислам дине тәкъдим иткән икътисади принциплар булса иде (моны мин 5 ел мәдрәсәдә укып чыккан кеше буларак әйтәм). Күбрәк КОММЕРЦИЯЛЕ белем-күнекмәләр, күбрәк МАРКЕТИНГ принциплары, «чаялык» алса иде урта татар баласының дөньякарашындагы урынын. Әмма... Аллаһы Тәгаләне онытмыйча, әлбәт! Рухи тормыш сегменты никадәр зур һәм нинди тәшкилле (составлы) булырга тиеш икән? Бу сорауны ачык килеш калдырам: һәркем - бу язмамны укучы һәр кеше - бу сорауга үзе җавап бирсен. Тик гүзәллектән, гүзәллек дөньясыннан, сәнгатьтән, рухилык-диннән, белемне һәрдаим арттырудан башка урта статистикалы татар тормышы дөрес тә, мөмкин дә булмас. Һәм - музыка биргән җан хозурлыгыннан, тамашадан башка. Әлбәттә, - ОПТИМИЗМ!!! Аннан башка бернәрсә дә мөмкин тугел. Кешене иллә мәгәр бары тик ӨМЕТ яшәтә. Башка, танылган, лаеклы, олуг милләтләрдән иң уңай урнәкләр алыйк. Иртәгәнә курыкмыйча атла, татарым...

Дамир Шэйхи-Морза