Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


* * *
И Адәм!
Беләсеңме,
Ник дөньяга килгәнсең?
Әйдә инде,
Уйлап карыйк,
Бәлки «Беләм» диярсең.
Син бит инсан,
Син бит кеше,
Син бит акыл иясе,
Яшәдең син,
Уйладың син,
Калды җавап бирәсе.
Бел син шуны,
Исеңдә тот,
Җавабын әйтеп бирәм:
Син тугансың,
Син яшисең
Аллаһ әмере белән.
Киңәшем бар,
Әйдә тыңла:
Башла син яңа тормыш,
Ул кушканча,
Күрсәткәнчә,
Яшәргә генә тырыш.
Сизәрсең син,
Күпме гомрең,
Бушка үтеп киткәнен,
Белмәгәнгә
Раббыбызның
Мәрхәмәтле икәнен.
Бүген башла,
Соң түгел бит
Куй башыңны сәҗдәгә,
Җан рәхәте
Һәм тынычлык
Табарсың син тәүбәдә
Ул кушканча,
Боерганча
Яшәү генә кирәк бит,
Шулай яшәп,
Шулай үлсәң,
Җәннәтләргә рәхим ит.

Әхмәдиев Рүзәл,
Казан төзүчеләр коллияте студенты