Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru

Сак булыгыз: Ислам!!!

Без үткән юл
Татарларның борынгы бабалары Ислам дине рәсми рәвештә моннан 1118 ел элек кабул иткән. Бу Идел Болгарстаны башкаласы Биләрдә була. Дөрес, хәзер бу вакыйганы Болгарда билгеләп узалар, ләкин монысы башка мәсьәлә. Ә тарихчылар, татарларның борынгы бабалары хак динебезне моннан 1400 еллар элек үк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән чорда ук, сәхәбәләрдән кабул иткән дигән мәгълүматлар да җиткерә. Ләкин ул рәсми төстә булмаган. Чынлап та, Ислам динен кабул итү буенча рәсми делегация башында Багдад хәлифәлегеннән килгән Ибн Фазлан Болгарстанда мәчет-мәдрәсәләрнең инде гөрләп эшләп торганын күрә. Менә шул чордан бирле татарлар Ислам дине әһелләре булып тора. (Керәшен татарларына килгәндә, аларның да шулай ук, болгар чорларыннан ук христиан динендә булганлыгы турындагы мәгълүматларның хаклыгын бүген галимнәр раслый). 1400 ел эчендә татар-мөселманнар нинди генә хәлгә тап булмый: ул дәүләт югалтулар, көчләп чукындырулар, төрмә-монастырьлар, 17 гасырда ук шаулап манара кисүләр (18 гасырда бер Казан губернасында гына да 450 мәчет юкка чыгарыла), аннан соң Ислам диненең җәдитчелек белән бәйле яңа күтәрелеше, татарлар арасыннан чыккан, дөньяга танылган Муса Биги, Галимҗан Баруди, Морат Рәмзи, Шиһаб Мәрҗәни кебек дистәләгән дини галимнәребез барлыкка килү, Совет чорында исә яңадан урман кискән кебек, ил буйлап манаралар кисү, мулла-мәэзиннәрне юк итү, шул ук чорда качып-посып өйләрдә намаз уку, зиратта гаетләр уздыру. Үзгәртеп корулар башлангач исә, тагын манаралар күтәрү, дингә кайта башлау, иман яңарту… Кыскача гына татар мөселманнары тарихы менә шундыйрак. Соңгы чор исә барыбызның да күз алдында.

Яңа буын исламы
Мин мәктәптә укыганда мәчет-мәдрәсәдән кайтып кермәдем. Хәзер Казанда да җомга намазын калдырмаска тырышам. Казандагы 46 мәчетнең күбесендә булдым. Даими йөргән урыным башта Нурулла мәчете иде, аннары Мәрҗани, хәзер инде Әҗем мәчетенә барырга тырышам. Мәчет сайлауның сәбәбе гади: Нурулла университетка якын булса да, анда күбрәк урыс телле яшьләр йөри, миңа алар кызык түгел, Мәрҗани исә соңгы вакытта «современный»ланып китте һәм, гафу итегез, бизнесны хәтерләтә. Ә традицион һәм минем авыл рухыма килә торганы — Әҗем мәчете. Анда ак сакаллы бабайлар һәм нәкъ менә яшь вакытта авылда сеңгән гореф-гадәтләр. Ә мәчетлән Казанда хәзер яшьләр белән шыгрым тулы. Нурулла мәчете, гомумән, яшьләрнеке санала, чөнки вузларга якын. Тик иманга килгән шәһәр яшьләре урыс телле. Татарча белүчеләр дә шактый, әмма аралашу урысча. Ул гына да түгел, авыл картлары арасында күнегелгән гадәт: түбәтәй, җомга намазына дип кенә кия торган матур кием, утырып вәгазь тыңлау яшьләр арасында популяр түгел. Намазда ялан-аяклы, башы яланбаш, каядыр ашыккан, мәчеткә, шул җомга намазының ике рәкәгать фарызын тиз-тиз укып чыгарга кергән яшьләр күбрәк. Әлбәттә, моның Исламга каршы килмәве сер түгел. Ләкин йола юк инде. Моның сәбәбе шулай ук гади: борынгыдан килгән буыннар алмашы, бәйләнеш чылбыры өзелде. Совет чорында ике-өч буын динсез булды, хәзерге олылар да пенсиягә чыккач кына намазга басты. Элеккеге остазлардан дини йола белән милли йолалар кушылган, синтезлашкан тәгълимат юкка чыкты. Асыл муллаларыбыз юк ителгән иде. Шуңа яшь буын, пенсионерлар белән беррәттән күбрәк туксанынча еллар башында чит илләрдән белем алып кайткан имамнар тәрбиясендә үсә торды. Һәм яңа тәгълимат — ваһабчылык (әлбәттә йомшартылган варианты, сәләфитчелек дип атасың да була) тамыр җәйде. Яңа «иманчылар» ата-бабаларыбыздан калган милли йолаларыбызны бидгать, начар гадәт иттереп бәяләде. Коръән мәҗлесләре, үлгәннәрнең өче, җидесе, кырыгын уздыру, бөти тагу кебек гадәтләр зур гөнаһлар исемлегенә кертелде. Шөкер, хәзер дин әһелләре моны аңлап алды һәм мондый «бидгатьләр»гә каршы килми. Рәсми идеологиясе ваһабчылык булган Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә бу йолалар булмаса да, татарда ул гасырлар буена, Ислам белән бергә үрелгән традиция иде. Хәзер «бидгать» эзләүчеләр азайды. Тик бер начар әйбер һаман татар өстенә ябышып калды. Ул да булса, яшь мөселманнар арасында туган телгә хөрмәт булмау. Исламда милләтләр юк дигән ваһабчыл идеология яшьләрне корбан итте. Милләт булмагач, нинди телдә сөйләшсәң дә ярый һәм вәссәлам. Инде, яшьләр татарча белмәгәнгә, күп кенә татар мәчетләрендә (мондый төшенчә дә бар) вәгазьләр урысча укыла башлады. Бу бәланең бер башы гына булып чыкты.

Исламда урыс проекты
Урысның күп кенә аналитиклары татар-мөселман яңарышын бик әйбәтләп өйрәнеп бара. Һәм салллы гына китаплар да чыгара. Ул идеологияләр, мулла-мөфтиләребезнең үзара мөнәсәбәтләре хакында. Соңгысы турында былтыр көзен Урыс праваслау чиркәвенең бер вәкиле Силантьев атакай саллы гына китап язды. Анда сүз соңгы унбиш елда Русиядә өлкә саен булган мөфтиләрнең һәм өч-дүрт баш мөфтинең үзара талашу-җәнҗаллары турында бара. Ләкин, мондый китап ачуны китерсә дә, әллә ни куркыныч түгел. Ә менә яңарыш идеологиясен анализлап, аңа каршы көрәшүче аналитиклар борчылырга сәбәп тудыра. Аларның берсе — Сергей Гродировский. Мин аның белән берничә мәртәбә күрештем, китапларын укыдым, лекцияләрен тыңладым. Бер мин генә түгел, күп кенә татар зыялылары һәм дин әһелләре аның иҗатын өйрәнде һәм… онытты. Ләкин, Русиядә Исламга карата сәясәт нәкъ ул язган якка тагын да яхшырак тәгәри башлады. Ә аның проекты «Русский Ислам» дип атала. Без, мөселманнар, әлбәттә, бөтен кешеләрнең хак диндә булуларын теләргә тиешбез. Шул исәптән, көмешкә эчеп аңгырайган күп кенә «старший братларыбызның да» иманга килүен. Ләкин, Гродировский урыс өчен кайгырмый. Аның эчен пошырган әйбер — Русия мөселманнары арасында татар факторы зураюы икән бит. Ә элеккеге Русиядә Ислам шул татар факторында торган да инде. Менә шушы хәллә кабатланмасын, ягъни татар телле Ислам күтәрелмәсен өчен, Гродировский әфәнде мәчетләрдә вәгазьләрнең урыс телендә баруын тели, моның өчен тиз арада урыс телле Ислами Югары уку йортлары, матбугат, китаплар булдыру өстендә эшли. Гомумән, Русиядәге, шул исәптән, Татарстандагы Исламнан татар телен кысрыклап чыгаруны максат итеп куя. Һәм Русия буйлап бу план җәһәт кенә гамәлгә куела. Русия шәһәрләрендә элек татар байлары төзегән, татар мөселманнар йөргән күп кенә мәчетләрдә вәгазьләр урыс телендә хәзер. Сәбәбен шундагы мәчет муллалары болайрак аңлата: халык үз туган телен белми. Ә үзләре өйрәтми дә. Мәчет каршында гарәп теле (язуы түгел) курслары ачалар да, ике-өч ай өйрәткән булалар. Ул телнең гади мөселманга ни өчен кирәге бар? Коръәнне оригиналда аңлар өчен өч ай вакыт өйрәнү генә җитми, анда энциклопедик белем кирәк. Димәк, сәбәп халыкта түгел, ә Исламда милләтләр юк диюдә.
Ә урыс мөселманнары милләт бар, ди.
Соңгы елларда урыслар да Ислагма күчә башлады. Дөрес, ул берән-сәрән элек тә булган, ә хәзер исә бу процесс күзгә күренерлек. Хәтта ике-өч поп та Исламны кабул итте. Шуларның берсе турында алдарак тукталырмын. Ә хәзергә мөселман урыслары хакында. Кайбер татар мөфтиләре аларның санын йөз меңләп дип җибәрсә, белгечләр ике-өч меңнән артмый, диләр. (Шул ук белгечләр, христиан диненә күчкән мөселманнар йөз меңнәр белән исәпләнә, дип саный). Урыс мөселманнары меңме, йөз меңме, ләкин алар безнең татар яшьләреннән аермалы буларак, милләт юк, әйдә татарлар янына йөрик, дип тормый. Киресенчә, мөселман булып, урыс милләтен саклыйк, дисәләр генә бер хәл… Интернеттагы сайтларында, алар Русиядә бары тик урыслар гына яши дип бара!!! Ислам кабул иткән мөселман туганнарыбыз-урыслар менә ни ди?! Алар фикеренчә, Русия һәм Россия бер үк сүз, русские татары, русские башкиры, русские чеченцы дип әйтелергә тиеш. Интернетта аларның шактый көчле генә сайтлары бар. Менә шундый алар Ислам кабул иткән урыс-славяннарны туплый, киләчәккә планнар коралар. Ә планнары — киләчәктә хәтта аерым мөселман-урыс дәүләтчелеген булдыру. Әлбәттә, Русия кысаларында. Кайда була инед ул дисезме? Идел-Уралда!!! Алар фикеренчә, Русиядә Ислам, бигрәк тә шәһәрләрдә, урыс телле генә булырга тиеш.
Инде, өстә әйткән, Ислам кабул иткән урыс попы хакында. Күпләрегезнең Али Вячеслав Полосин дигәнне ишеткәне бардыр. Равил Гайнетдин тирәсендә чуала ул. Фәлсәфә фәннер докторы, ике дистә елга якын чиркәүдә поп булып эшләгәч, Исламның хаклыгын аңлап, иман китерде. Әй, Казанга чакырып, без аның лекцияләрен тыңладык, китапларын йотылып укыдык. Ә ул исә, мөселман булып та, шул ук урыс милләтчелегеннән әллә ни ерак китмәгән. Али Вячеслав абыебыз да русский татар, русский башкорт тарафдары икән бит. Бер дә, безнекеләр кебек, Исламда милләт юк дип йөрми.
Исламда милләт бармы?
Бар инде ул, милләтләр булгач, дине хак булгач, димәк, Исламда да, бу хакта сүз булырга тиеш бит. Коръәндә, Аллаһ сезне кавем-кавем итеп яратты, бер-берегез белән яхшылыкта ярышуыгыз өчен, дигән аять бар. Димәк, Аллаһ безне кавем-милләтләр итеп яраткан, безгә аерым-аерым телләр биргән икән, бу бит Ходайның рәхмәте. Ә безнең халык, үзен мөселман санап, Ходай рәмәтеннән баш тарта. Шул ук вакытта, 20 гасырда заман галиме дип танылган Бәдүиззмананның китаплары Русиядә тыелды. Ә бу галим, Исламда милләтләр генә түгел, хәтта ак, чиста, чиста, матур милләтчелек тә бар дип раслаган кеше. Безнең мөселман яшьләребез милләтчелекне түгел, хәтта милләтне танымый бит.
Ни эшләргә?
Берәүләр милләт юк, нинди телдә сөйләшсәң дә ярый дип йөргәндә, икенчеләр милли гореф-гадәтләребезне бидгать дип игълан иткәндә, чит милләтиләр русский татарин ясаганда, татар байлары акчасына салынган, гомере буе татарга хезмәт иткән мәчетләребез урыслашканда, татарга ни кала соң? Ну урыслашу, ләкин хак мөселман булу мөмкин инде. Ләкин, моның белән дә бит ризалашып булмый. Кайбер дин әһелләре һәм милли зыялылар бу хакта инде ике ел сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗә исә шуңа кайтып кала: муллалар зыялыларны мәчеткә йөрмәүдә, зыялылар муллаларны телне хөрмәт итмәүдә гаепли. Алга китеш юк кебек. Тик менә узган айда Казанда узган бер җыен күңелдә кечкенә генә бер өмет чаткысы кабызды. Бөтендөнья татарлары конгрессы дин әһелләрен җыеп мәхәлләләр системасын торгызу мәсьәләсен тикшерде. Үрнәк итеп фин татарлары китерелде. Финнар арасында 200 елга якын яшәп тә, 800 бөртек татар туган телен дә саклап килә, татарча газета-китаплар да чыгара. Биредә дин тормыш-яшәеш формасы ителгән. Болар барысы да мәхәллә системасы эшләгәнгә. Казандагы җыенда да төрле сүз булды. Равил Гайнетдин, әллә нидән генә, татар мәхәлләсе була алмый дип киреләнә башлады. Башка дин әһелләре дә бик янып китмәделәр бу идея белән. Җыелыштан соң берничә журналист фикер алыштык. Муллаларның киреләнүен аңларга тырыштык. Ике икең — дүрт кебек булып чыкты: муллаларыбыз өстәмә эштән һәм мәхәлләләренә башкалар, бу очракта конгресс хуҗа булыр дип курка икән. эх бу беркатлылык һәм вак мәнфәгатьчелек!!! Ә шулай да, декабрьгә кадәр тагын бе утырып аңлашырга килештелерә. Өмет уты дигәнем шул инде.
Ә әлегә урыс телле Ислам безнең башларны ашый.

P.S. Шул ук вакытта, христиан миссионерлары татар телен бер дә чит итми. Дистә еллар буена татар телендә китаплар, Инҗил таратыла. Казанда яңа чукынган татарлар өчен (керәшеннәр белән бутарга кирәкми) татар телендә гыйбадәтләр алып баралар. Һәм менә соңгы яңалык: быелгы Мәскәү Сабантуенда Даниил Сысоев дигән атакай җитәкчелегендә, чатыр куеп утызлап христиан татар телендә китап тараткан. Татарча белмәгән Мәскәү татарлары өчен.

Рафис Җәмдихан.