Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Наркоманиягә каршы

Татарстан Диния нәзарәте һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсе имамнар, мөселман дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм укучылары белән наркоманияне кисәтү чаралары оештыру йөзеннән семинар үткәрде. Семинарда мөселманнар белән наркокүзәтчелек идарәсенең уртак эшенә йомгак ясалып, алга таба эш этаплары тәгаенләнде. «Без үз эш тәҗрибәбезне һәм үрнәген башка оешмаларга да таратырга телибез», — дип белдерде Татарстан мөфтиенең хәйрия мәсьәләләре буенча урынбасары, Федераль хезмәт идарәсе каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Илдар Баязитов. Ул шулай ук быел җәй «Сөләйман» мәчетенең Федераль хезмәт идарәсе теләктәшлегендә мөселман балалар лагерьлары оештыруы хакында сөйләде. Аларның максаты — рухи-әхлакый кыйммәтләр аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Семинарда «2007 елга Татарстан Республикасында наркологик хәл», «Халыкны наркотиклар кулланудан кисәтү өлкәсендә РФ дәүләт сәясәте», «Рухи-әхлакый тәрбия аша наркоманияне кисәтү эше тәҗрибәсеннән» темалары яктыртылды. Анда «Мөслимә» оешмасы вәкилләре дә катнашты. Мөнәсәбәтләрен белдереп «Татарстан яңа гасыр» телевидениесенә интервьюда бирделәр.

Кунаклар килде

14–15 февраль көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенә 10 ел тулуга багышланган чаралар: Россия Мөфтиләр шурасы утырышы, «Россия мөселманнар җәмгыятенең социаль-мәдәни үсешендә мөселман Диния нәзарәтләре роле: тарих һәм бүгенге көн» исемле фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чарага Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти, шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге делегация килде. Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Бу чара Руссиядә Ислам дине күтәрелүенә күркәм бер чара булды.

Телнең иң зур хатасы — ялган.
Иң изге байлык — күңел байлыгы.
Тәкъвалык — иң изге дәрәҗә.
Хикмәт башы — Аллаһыдан курку.
Инану — күңелгә кергә җитдилекнең иң хәерлесе.
Шик, шөбһә — кәферлек.
Җеназа артыннан кычкырып елау — җаһилият гамәле.
Хыянәт — җәһәннәм ташы.
Байлык тоту — утка кыздырып басылган мөһер.
Хәмер — гөнаһлар җыелмасы.
Яшьлек — җүләрлекнең бер ботагы.
Кәсепнең иң әшәкесе — рибачылык.
Иң яман ризык — ятимнәр малы.
Бәхетле кеше — башкаларга карап гыйбрәт алучы.
Явыз — анасыннан ук явыз булып туа.
Һәммәбезнең урыны — дүрт аршин җир.
Эш ахырына карап бәяләнә.
Эшнең төп хуҗасы — аны төгәлләүче.
Хәбәрченең иң яманы — яманны хикәя итүче.
Соңынтын киләчәк һәр нәрсә якын.
Мөэминнәрне сүгү — фасикълык, мөэминнәр белән сугышу — көферлек, мөэминнең итен ашау — Аллаһы каршында гөнаһлык итү, мөэминнең мал мөлкәте, каны шикелле үк, хәрам.
Берәү Аллаһы тәгаләгә ант итсә, Ул аны ялган дип санар: ярлыкану сораса, ярлыканыр: гафу үтенсә, Аллаһы тәгалә аның гафу үтенүен кабул итәр.
Берәү ачуын басса, Аллаһы Тәгалә аңа шуның әҗерен бирер.
Берәү бәхетсезлекләргә сабыр итсә, Аллаһы Тәгалә шуның хакын түләр.
Берәү изгеләрдән ишеткәннәрен ишеттерсә, Аллаһы тәгалә аңа икеләтә әҗер бирер.

Әниләрне рәнҗетмик

Әни дигән сүзне искә алгач
Ирексездән күзем яшьләнә
Хөрмәтләгез гәзиз әниләрне,
Дип, әйтәсем килә яшьләргә.
Әни кеше безгә берәү генә
Алыштырмыйк аны башкага
Бары каты бәгырлеләр генә
Анасыннан туеп баш — кага.
Искә алса, иде әнисенең
Карынында аны йөрткәнен
Балакаем исән тусын диеп,
Түземсезлек белән көткәнен.
Көнен-төнен йокламыйча Ана
Күкрәк сөтен биреп үстерә
Анасына күңел йомшаклыгын
Бала хисен нәрсә бетерә.
Бер дә теләми бит газиз Ана
Баласының болай булуын
Һәрбер Ана тели баласына
Тормышының яхшы булуын.
Нәрсә генә әйтә калса бала
Барысын да Ана кичерә
Баласының барча начарлыгын
Баласыннан үзенә күчерә.
Менә дуслар Бөек Ана күңеле
Авырлыкны ничек күтәрә
Насыйп булсын барча Аналарга
Сират күперен җиңел үтәргә.

Ятим бала сагышы
Ник таптың әнием
Мин кирәкмәгәч
Уртак дөньяда
Аерым яшәгәч
Ташлап киткәнсең
Ятлар кулына
Рәхмәтең шулмы
Нәни балаңа?
Килче әнием, кил яннарыма
Кулларың белән ал кочагыңа
Йөрәк җылыңны бир син миңа да
Бәхетле яшик без бу дөньяда.
Ятимнәр йорты
Уртак тупсабыз
Меңләгән сабый
Ялгыз үсәбез
Ятлар кызганып
Безгә карыйлар
Бер туган булып
Үсә сабыйлар.
Кем дә тормышын
Алмыйдыр сайлап
Тормышым яхшыга
Үзгәрер җайлап
Раббем, тәүфигыңны
Бир аналарга
Мәрхәмәтле булыйк,
Без балаларга!
Ислам динен кабул итүгә

1000 ел исемендәге
Казан Югары Мөселман Мәдрәсәсе шәкерте
Рамил Фатхуллин

Һәр изгелек — сәдака

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
«Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия фондының Президенты — Тереза Камалова. Ул фонд гарип-инвалид, хәлләре бик тә авыр, ятим һәм аз керемле гаиләләрнең караучысыз һәм сукбай балаларның бер таяныч-терәге булып тора. Фонд алар өчен хәйрия ашлары, мәдәният һәм сәнгать кешеләре белән очрашулар концертлар уздыра, музейларга баруны оештыра.
Ул Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә күп изге, игелекле эшләр башкара. Әлеге «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия фонды Дәрвишләр бистәсендәге һәм башка балалар йортына, «Гаврош» дигән шәһәр приютына, «Здравушка», «Апрель» дигән мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең тернәкләндерү үзәгенә һәм башка мөмкинлекләре чикле балалар оешмаларына, мәктәп-интернатларга олы ярдәмен күрсәтә. Җөмһүриятебезнең башка төбәкләренә дә игътибарлары җитә фонд җитәкчелегенең. Иң мөһиме тагын шул — әйтелгән балалар оешмаларында әйбәтләп, тернәкләнеп, дәваланган балалар арасында, сырхаулыклары белән гомерлеккә «хушлашканнары» да бар. Күп кенә балалар башка сәламәт балалар белән бергә мәктәпләрдә укыйлар. Иҗат белән дә шөгыльләнүчеләре дә бар.
«Йөрәктән-йөрәккә» Хәйрия Фонды балаларны югары сәнгать серләре белән таныштыру ниятеннән, Анастасия Волочкова белән очраштырды. Концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Билетлары ярыйсы гына кыйммәт иде. Әмма, халык — эшмәкәрләр күп иде. Билет сатудан кергән акча аеруча мохтаҗ балалар ихтыяҗына — операция ясауга, кыйммәтле дарулар алуга тотылды. Шулай ук, балалар йортына автобус, ишетмәүче балалар интернатын төзекләндерүгә тотылды.
Бу чара игелеккә игелекне тоташтырды, шәхси кешеләрнең конвертлары гарип балаларга бирелүе аеруча дулкынландыргыч булды. Күңелләрне нечкәрәтте, кешеләр кешелек дигән, игелек-ярдәм дигән, шифалы хисләр белән «сугарылды». Күпләр киң күңеллелек хакында уйландылар. Ә балаларның, аларның аналарының күз яшьләре аша сөенүләре, шәфкатьле җаннарга дога кылуларын, рәхмәтләрен үлчәргә берәмлекләр яралмаган бугай. Бу чара игелекле кешеләрне берләштерде, якынлаштырды. Аллага шөкер! Зәгыйфь вә тумыштан гарип булганнары да безнеке бит! Күпләр алдагы көндә дә игелекле вә шәфкатьле булырга сүз куештылар.
Мондый чараларны Татарстанның Мәдәният эшлеклеләрен чакырып үткәрү дә фонд җитәкчелегенең ниятендә бар. Бу хакта фонд җитәкчелеге үз сүзләрен узган елның сентябренда Казанда узган «XX гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять» дигән хатын-кызлар форумында да җиткерде. Инде килеп узган елда уздырылган чаралар турында әйтмәсәм, язмам тулы булмас иде, дип уйлыйм. Хәләл ризыклар кафесында фонд Президенты Тереза Камалова ике мәртәбә 100 гә якын дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә җыйды. Корбан бәйрәменә дә сыер чалып, күпләрне тагын сыйлады. Килүчеләр, әле булса. хуҗабикәгә, игелекле эшләрендә аның сәламәтлеген теләп, дога кылалар.
Әлеге фонд без оештыра торган балаларның Коръән уку бәйгеләренә дә ярдәм итәләр. Аллаһуның рәхмәте, яусын аларга! Күптән түгел Тереза Камалованың яраткан дәүәнисе Мөхәммәд Садыйк кызы Сания кардәшебез вафат булды. Без барыбыз да Сания абыстайның рухы шат булса иде, дип дога кылабыз, урыны җәннәттә булса иде?!!
Тиздән Тереза Камалова тагын хикмәтле бер Үзәк ачу ниятен белдерде.
Йә, Раббем, мөселман-мөслимәләрнең изге гамәлләренә ихлас күңелдән шатланучы һәм күпләргә сөенеч-шатлыклар өстәүче хөрмәт иясе «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия фонды Президенты Тереза Камаловага, аның ярдәмчеләренә, фикердәшләренә аларның һәр изге эш-гамәлләрендә уңышлар, сәламәтлек, хәерле гомер телибез.

Әлмира Һәдия

Бу саныбыз «Йөрәктән-йөрәккә» Хәйрия фонды ярдәмендә басылды.