Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Миңнуллин Фоат Кәлимулла улы

Хаҗ сәфәре — 2007

Кайбыч районы, Кошман авылыннан хаҗи

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Зур татар авылларында мәчетләр салырга рөхсәт ителә. Безнең тирәдә шундый авылларның берсе Акъегет авылы була.
XX гасыр башында, бу авылда өч мәчет эшләп, алдынгы ысуллар белән укытыла торган татар мәктәпләре ачылып, мәдрәсәдә 300ләп ир-бала укый. Монда тирә-як авыллардан гына түгел, шәһәрләрдән дә килеп укыганнар. Соңырак 1912 елда кызлар мәктәбе дә ачыла. (Мәгълүматлар Фирдәвес Гарипованың 1997 елда чыккан «Авыллар һәм калалар тарихы» китабыннан алынды).  Бу авылда укытучыларның берсе Кече Кошманнан Миңнулла хәзрәт (хаҗи) була.
Бу вакытларда укытучы мулла балалары Казанга барып белем алалар. Ә урта хәллеләр Акъегеттә укыйлар. (Кошманнан да шундый укучыларның исемнәре билгеле). Миңнулла хәзрәт дини вә дөньяви фәннәр укытучы, зур тәҗрибәле укытучы була. Ул хаҗга бара. Икенче барган да улы Габдулланы да алып бара. (Кеше өчен дә барган дип әйтәләр). Габдулла (хаҗи) К. Кошманда 16 ел мулла булып тора (1954–1970 елларда). Шулай итеп революциягә кадәр Кошманнан 2 кеше хаҗга бара. СССР вакытында бу эш туктала. 1989 елда чит илләрдән килүчеләргә күрсәтү өчен Мәрҗани мәчете генә эшләгән, соңгы татар мәктәбен япканнар. 1990 нчы ел башында, совет хөкүмәте, бездә мөселманнар юк хәзер, хаҗга баручы да юк, елына 15–20 кеше була дип хәбәр итә.
Совет чорында Ислам динен таратуда үзеннән зур өлеш керткән Рашидә абыстай яза: «Мин бик күп еллардан бирле хаҗ кылу ниятенә керешеп, 15–20 ел нәзарәткә гаризә биреп тордым һәр елны «Хәзерге хатын-кызларга юллар ачык түгел, инша Аллаһ» — дигән хатлар килеп торды. Менә ул көн килде. 1991 елда миңа хаҗ кылу насыйп булды. Татарлардан 11 кеше идек: дүртесе Ульяновск, берсе Мәскәүдән, Чиләбедән берәү, Татарстаннан мин бер үзем генә идем» — ди. «Октябрьск шәһәренең имам-хатыйбы — улым Госман һәм киленем Гүзәлия Башкортстаннан иде» — ди. 1991 елда СССРдан 3700 гә якын кеше хаҗга бара. Кошманда СССР вакытында хаҗга барырга хыялланучы да булмый. Миңнулла хаҗилардан соң 100 еллап вакыт үткәч 2005 елда Ярхәмиддин улы Әһкамиддин хаҗга бара. Ул хаҗдан кайткач кече сеңлесе Роза Кәлимуллаларда аш мәҗлесе хәзерләтеп Кошман мәчетләренә йөрүчеләрне зәм-зәм суы белән сыйлады. Догаларын укыды, хаҗ сәфәре турында озаклап сөйләде. Казанның Болгар мәчетеннән шәһри Болгарга баруларын да сөйләде. (Аның Казандагы яшәү урыны, шул якта иде). 22 декабрь 2006 ел. Югары Кошманда, матур, зур итеп эшләнгән, икенче мәчет ачылды. (Беренчесе кечкенә иде, СССР таркалгач салынган иде).
2004 елның 5 февралендә Кошманга мөфти Госман хәзрәт Исхакый килде. Корбан ашына. Мәҗлес мәктәпнең зур спорт залында үтте. Шул вакыт Әһкамиддин абый (кулына микрофон алып) Югары Кошманда зур мәчет салырга ният итүләрен әйтте. Мөфти үзенең чыгышында бу эшкә ярдәм итәчәген әйтте. Әһкамиддин абый мәчетне эшли башларга үзенең җыйган акчаларын алып кайтып бирә. (Шул елда хаҗга барырлык була ул). Ул яз җиткәч Кошманга туган йортына апасы янына кайта иде, күп итеп бәрәңге утырталар, яшелчәләр үстерәләр (бакчалары зур, чишмә суы килеп тора, көз җиткәч Казанга семьясы янына кайтып китә иде). Мөфти сүзендә тора, төзелешкә күп ярдәм итә. Бу мәчетнең кыска срокта эшләнүенә район башлыгы Гаффаровның зур тырышлыгы, ярдәме тия, ул бу эшне үз контроленә ала. Корбан бәйрәменә кадәр өлгертү бурычын куя
. Мәчет ачылганда: Казаннан мөфти, аның ярдәмчеләре, Кайбыч районы авыллары имамнары, авыл халкы, мәктәптә укучылар катнашты. Гаффаров үзенең чыгышын да укучы балаларга карап: «Бу мәчет сезнең өчен зур итеп төзелде. Киләчәктә сез аның хуҗалары булырсыз» — диде. Әлһәмдүлилләһи! Бу елда ук, ягъни 2007 елның җәйге каникулында Кошманда тирә-як авылларның мәчетләрендә йөреп укыган 30 бала дини каникулга җыелды, алар Ислам әдәбен дә, нигезләрен дә өйрәнделәр. Яңа мәчеткә өйлә намазына да йөрделәр. (Кызлар озын итәк, ак яулыктан, ир балалар түбәтәйдән). Мәчетне ачканда читтән кайтучылар исеменнән Сафиуллин Хәлил улы Кәриб абый чыгыш ясады. (Ул обсерваториядә имам булып тора). Әһкамиддин абый юк иде, ул янә 2006 ел хаҗына киткән иде. Без аның белән Казанда Болгар мәчетендә очраша идек. Ул хаҗдан кайткач янә күрештек. Мин сорадым: «Син быел группа җитәкчесе булып баргансыңдыр» — дип. Ул әйтте: «Группа җитәкчесе булып хәзрәтләр генә бара, анда гарәп телен яхшы белергә кирәк» — диде. Бу безнең соңгы сөйләшү булды. 2007 елның Рамазан аенда Болгар мәчетеннән, тәравих намазларыннан кайтканда авариягә эләгеп, һәлак булды. Урыны җәннәттә булсын (ул хәрби подполковник).
Ул гомеренең соңгы өлешендә Ислам диненә хезмәт итте, аны Казанда да, Кошманда да онытмаслар. Ул XXI гасыр башында Кошманнан хаҗ юлына сумак салып калдырды. Миңнулла, Габдулла, Әһкамеддин (хаҗилар).
Әлхәмдүлилләһи! 2007 елда Кошманнан хаҗ сукмагын дәвам итәргә безгә насыйп булды. «Идел-Хаҗ»дан мәчеткә «Хаҗ-2007»гә чакыру килде. Кич, ястү намазы якынлаша. Хаҗга кемнәр бара? Шундый сорау куелды. Бездә ике Харис бар, икесе дә кортчылар, күп умарта тоталар, без аларга карыйбыз, нәрсә әйтәләр дип. Икесе дә өйдә киңәшәбез дип кайтып киттеләр. Иртәгәсен А. Харис: «Мин бара алмыйм, сәламәтлегем начар», — дип әйтте. Ә Г. Харис: Казанга малайга шылтыратам (улы Хәйдәр) ул әйткән иде «хаҗга барасың килсә үзем булышырмын» — ди. Ул звонит тә иткән, Казанга да киткән, фотога да төшкән, Хәйдәр бер көндә чит ил паспортын ясатып та алган. Без белми дә калдык.
10 ноябрь (шимбә). Ибраһим (имам) әйтә: «Гаффаров чакырган, районга хаҗга барырга ике түләүсез чакыру килгән, (кыш көне мәчеттә балалар укыткан өчен), берсен миңа, икенчесен Мөрәле авылы имамы Галимуллага бирергә булганнар» — ди. Хаҗга бару минем дә хыял, бәлки мин дә барырмын дип мәчеттән кайтып киттем. Әни Рамазан аенда сеңлем Халидә авыз ачтырганда барып, аларда бераз торган иде. (Рафил-Халидә 5 бала үстерделәр 3 кыз, 2 малай һәрберсе үз семьялары белән яшиләр). Алар да, әни үзе дә зарланмадылар). Уйлап кайтам. Халидәләр әнине алып калырлар, ә өйне кем карап торыр икән дип. Өйгә кайтып Халидәгә шылтыратам. «Минем өчен бик кирәкле киңәшмә бар: Әни, син, мин хәл итә торган» — дим. Ул килде, хаҗга барырга хыялланам, сез нәрсә әйтерсез дим. Әни әйтә: «Әнкәсенең пенсиясен эчеп бетерүчеләр дә бар. Ниятең изге, бар» — ди. Халидә: «Әнине алып калам, ә өйне карарга килә алмыйм, әни дә булгач» — ди. Әти белән бертуган абый кызы Фәридәгә (үзе генә яши) әйтергә булдым. Ул: «Сәламәтлегем әйбәт түгел, алай да изге эшкә булгач тырышырмын» — диде. Кич мәчеткә килеп әйтте: «Ышандыра алмыйм» — дип. Халидә әнине алып калырга риза булды, ә Рафил нәрсә әйтер, киттем аларга, ишек алдында йөриләр. Рафил мин хаҗга бармакчы булам дим. Ә ул: Әнинең пенсиясен хапыл-хапыл да хаҗга дип кычкыра. Аңлашылды. (Әнигә җәйгә 90 яшь тула, «семья погибшего», әйбәт пенсия ала). Әнине сездә калдырыйммы дим, калдыр ди. Ә калдырма дип тә кычкырырга мөмкин иде. Янә мәчеткә кайтам. Өйдә кемне калдырырыга? Тагын бер өмет бар. Каршы як күрше Рөстәмнең хатыны Розалия (укытучы) дикриттә бала үстерә, аларга кайтам. Икесе дә өйдә, сөйләп бирәм, алар бертавыштан «Бар карап торабыз» — диләр. Иркенләп сулап куям. Казанга документлар эшләтергә Ибраһим белән икәү бергә йөрергә булдык.
12 ноябрь (дүшәмбе). Аллаһыга тапшырып иртәнге автобус белән Казанга киттек. Чех базарына кергәндә уң яктагы зур йортта чит ил паспортларына заявка бирелә икән. Документларны компьютерга кертергә ишек алдына әйләнеп чыгып, подвалга төшәргә кирәк, шунда ук фотога да төшерәләр. Аннан соң минненгитка каршы укол ясатырга кирәк.
13 ноябрь. Сәламәтлеккә справка Кайбыч больницасыннан, дифтериягә каршы укол авыл ясатырга кирәк.
13 ноябрь. Сәламәтлеккә справка Кайбыч больницасыннан, дифтириягә каршы укол авылда ясыйлар.
14 ноябрь (чәршәмбе). Казанга 15 сәгатьтә чит ил паспортына документлар тапшырырга кирәк. Ә Казаннан ул вакытта автобуслар кайтып бетә, үзебезгә машина эзләп барырга туры килде.
17 се (шимбә). Чит ил паспорты алу. Хаҗга баручылар җыелышына бару. Кайтканда Идел-Хаҗга кереп акча түләдем. Справкаларны тапшырдык.
24се (шимбә). Янә җыелышка, Ибраһим бармады, аларны чакырмадылар. Без Харис абый белән бардык. Җыелыш офицерлар йортында (ул элек Ирек мәйданында иде). С.-Петербург урамында Татвоенкомат янында, элеккеге Победа кинотеатрында урнашкан. Без Харис абый белән бер урынга барсак та икебез ике юлдан барырга туры килә. Хәйдәр Харис абыйны самолёт турында язган. (Ул мин барасын белмәде). Ә минем хыялда катнаш тур белән бару иде. Җыелышта хәзрәтләр (группа җитәкчеләре) булачак сәфәр турында аңлаттылар, киңәшләрен, сорауларга җаваплар бирделәр. Мин белгәннәр: самолёт турыннан Сөләйман хәзрәт Зарипов, катнаш турдан Линур хәзрәт Сабирҗанов иде. Врач та үзенең киңәшләрен бирде. Самолёт төркемнәре төрле көннәрдә очсалар да, Аллаһының рәхмәте безнең китү көне бер көнгә, 7 декабрьгә туры килде. Җыелыш беткәндә Хәйдәрнең шофёры безне көтеп тора иде. (Үзе Министерствога кереп калган). Шофёр безне хөкүмәт йортына алып кайтты. Хәйдәр чыгып күреште, ә шофёрына «әтиләрне Кошманга кайтарып кил» — диде. Китү 7 декабрьдә. Мөфтияттә. «Идел-Хаҗда» җыелырга (кичке 21–22 сәг.) Ә машинасы булганнар туры аэропортка бара. Хәйдәр: «Шул көндә сәгать 3 тә сезне кайтып алырбыз» — диде. 7 декабрь (җомга) 2007 ел. Менә ул күптән хыялланган көн килде. Иркенләп мәчеткә җомга намазына бардык. Сәгать 3 тә безне алырга Хәйдәрнең шофёры кайтты. Хәйдәр, хатыны Лилия, әтиләрен, безне кунак иттеләр, хөрмәтләделәр. (Аларга Аллаһының рәхмәте булсын). Намазларыбызны укыганда Хәйдәр дә безгә кушылды. Самолёт төркеме төнге сәгать 3 тә, ә катнаш турлар көндез 10–11әрдә очарга тиеш. Туры аэропортка бардык. Хәйдәр әтисен карап йөрергә Шыгайларга ышандырган булган, монда да группа җитәкчеләренә «әтине күзәтүсез калдырмагыз инде» — диде. (Группа җитәкчесе дә Хәйдәр исемле). Сәгать 3. Харис абыйлар Стамбулга (Төркия) очтылар, аннан Мәдинәгә — Җиддәгә. Бу 8 декабрьнең 3 сәгате иде. Хәйдәрләр кайтып киттеләр, ул әйтте: «Кайтканда звонит итәрсең, каршы алырбыз» — дип. Алар киткәч төп аэропорт бинасына бардым. Якты, җылы, утырырга урыннар да күп хәзерләгәннәр, охрана йөреп тора, монда көндез киоск-кибетләр эшли икән. Ни теләсәң шул бар. (Подвалда туалет урнашкан. 2 нче, 3 нче катларда чәйханә-ресторан). Автоматлардан төрле соклар алып эчәләр. (Хәзер безгә рубльнең кирәге юк, кашилёкны бушатырга кирәк).
Иртәнге намаз вакыты җитте. Охраннардан кая намаз укырга була дим, алар 2–3 этажга җибәрделәр, анда менеп уң як почмакта әйбәт урын бар икән дип карап торганда, бер төркем яшь шәкертләр килеп кереп, намаз укырга урын хәзерләделәр. Имамнары да яшь иде. Җәмәгать намазы булды. Бу безнекеләр — катнаш тур белән баручылар. Паспортларны, самолёт билетларын бирә башладылар. «Идел-Хаҗдан: намазлык, кечкенә форматлы Коръән китабы, тәсбих, акча-документлар йөртергә кечкенә сумкалар бирделәр. (Җыелышка баргач яңа форма — костюм-чалбар биргәннәр иде). Чемодан алмаганнарга аны да бирделәр, бик әйбәт, җайлы арба (тележка). (Мин Казанга кабат барып йөрисе килмичә өйдән генә алып барган идем, теге чемоданга кереп кенә утырды). Җыелышта аңлатканнар иде, «чемоданнар килеп җитмәгән, Кара диңгездә көчле давыл булганга, тоткарланганнар» — дип. Мин Линур хәзрәт группасына туры килдем. (Ул Буа районы мөхтәсибе, Буа зонасында казый). Аның белән Ибраһимнарда мәҗлестә булган идек, соңыннан ул безнең мәчеткә намазга төште. Сөйләшеп алдык. Ибраһимга да звонит иттек, ул безгә хәерле юл теләде.
Таможня үтеп, чемоданнарны тапшыргач, кулларга җиңелчә генә сумкалар алып, очу кырына чыга торган ишек төбенә киләбез, анда автобуслар бер-бер артлы килеп, безне очкычка ташыйлар, бернинди ыгы-зыгы юк.
Кошманнан XXI гасырның өченче кешесе, гомуми алганда бишенче кеше булып хаҗ сәфәренә юл алам. Күңелдә шатлык. Әлхәмдүлилләһи! Ата-баба хыяллана да алмаган хаҗ сәфәре миңа (безгә) насыйп булды. Харис абый да шатлангандыр. Ил–86 очкычының эченә кергәч аның озынлыгы игътибарны җәлеп итте. Катнаш тур белән баручылар арасында картлар да, яшьләр дә күп. Барысы 336 кеше. Халык шат, көтеп ятулар, кыенлыклар булмады. Көн кояшлы.
Таблода каешларны эләктерергә команда булды. 10 сәгать 45 минут. Кузгалдык, Амманга (Иорданиягә) юлландык. Аллаһыга тапшырдык, хәерле сәфәр булсын. Амин. Халык кышкы киемнәрне салды, җәйгечә калдык. Очкычта ак күлмәкле галстуктан яшь егетләр хезмәт күрсәтәләр, соклар белән сыйлап чыктылар. (Хәләл колбасалар аэропортта өләштеләр иде). Төшке ашны бик мул итеп бирделәр, төрле катнашмалар белән: төрле җимешләр, борыч, горчица да бар.
Өйлә намазына микрофоннан камәт төшерделәр. Без утырган урыннан барган якка карап намаз укыдык. (Самолёт та көньякка карап оча бит). 14 сәгать 45 минут. Очкыч җиргә төште, 4 сәгать очтык. Сәгать 3. Очкыч туктады. Автобуслар куйдылар, аэропорт бинасына 20 м ара булса да утырып бардык. Багаж ала торган урыннар иркен эшләнгән, шул кадәр кешенең чемодан сумкалары эстакадада әйләнеп тора, һәр кеше үзенең язуыннан я берәр тамгасыннан танып ала. Беренче катка төшеп икенде намазы укыдык. (Тәһарәтханә янында ук бер зур залга калын паласлар җәйгәннәр). Безне Амманнан (Иордания) Мәккәгә алып бара торган тур. Автобусларын куйдылар. Катнаш турда 7 группа, һәр автобуска бер группа урнаша. Линур хәзрәт группасы 4 нче. 44 кеше, 29 хатын-кыз, 15 ир кеше. Аэропорт мәчетендә ахшам намазына азан әйттеләр, ирләр барыбыз да намазга кердек. Намаздан соң 7 автобус Мәккәгә юл алдык. Ястү вакыты җиткәч туктап намаз укыдык. Олы юл буйлап: тәһарәтханә, мәчет, чәйханәләр урнашканнар. Иордания чигенә килеп җиттек, аннан узып бераз баргач 23 сәгатьтә Согуд Гарәбстан чигенә килеп туктадык. Документлар, визалар, әйберләрне автобустан бушаттырып бик каты тикшерделәр. (Өйдән алып килгән чемоданны да күтәреп күрсәттем).
Автобусларны алып китеп: стеналарын, панель араларын тикшереп чыктылар…
Бу — 9 декабрьнең иртәсе (якшәмбе). 6 сәгать 30 минут булды. Зур тәһарәтханә. Ирләргә дә, хатын-кызларга да бүленгән. Ерак түгел мәчет күренеп тора. Иртәнге намазга азан әйттеләр. Мәчеткә кереп Линур хәзрәт имамлыгында иртәнге намазны укыдык. (Мәчет зур, әйбәт, аяк астындагы паласлар: тоташ, калын, йомшак). Автобусларга утырдык, әле документлар эшләнеп бетмәгән 2 сәгать вакыт үтәр, ди.
Тәрәзәдән карыйм-күзәтәм: яшеллек, юл буйларына куаклыклар утыртканнар, аларның өсләрен тигезләп, төрле формада, матур итеп кискәннәр. Пальмалар үсә, безнең чыршыга ошаш агачлар, ер-актан, яшел булып күренеп торалар. Корылмалар: тимер-бетоннан, барысы да ак төстә. Лабазлар автобуслар кереп туктарга зур итеп эшләнгән. 8 сәгать 30 минут. Изге Мәккәгә юлыбызны дәвам итәбез. Юллар: туры, тигез, матур. Кырга чыккач беренче күренеш: Ком чүле, таштан калкулыклар гына икән дип уйлап барам. Алай гына түгел икән, су сиптерү җайланмалары урнашкан кыр участокларында яшеллекләр (безнең люцернага охшаш) күренә башлады, агачлыклар урман полосаларына охшаш. Бакчалар күренеп бара (җимешле агачлар булса кирәк). 2 сәгать баргач ялга туктадылар. Юл буенда чәйханә-столовой, шунда ук долларны реалга алыштыралар, акчалары реал дип атала. Чәй, төрле катнашмалы пылау, ике юкага 10 реал алды. Көн кояшлы җылы. Автобус шофёры ял итмәгән булган, йоклап алырга булды. Төшке намаз вакыты җитте. Шунда ук тәһарәтханә, намаз уку залы бар. (Арырак мәчет күренеп тора). Без юлчыларга әзерләнгән намаз уку залында өйлә намазы укыдык. 13 сәгать (сәгать бездәгечә) юлыбызны дәвам итәбез. Бик бөек булмаган калкулыклар, ком таулары, бер төрлесе юка слойлы таш (шебёнка), ә кайсылары чиста ком, кояшта ялтырап тора. Бездәге июнь-июль аена охшаш җылы. Алда горизонтта биегрәк таулар да күренә. Шактый зур бер шәһәр яныннан уздык. Мәчетләр бик күп, төзелеш зур темплар белән бара. Монда целина әле киләчәктә үзләштерәсе җирләр. Шәһәр читендәге мәчеттә икенде намазы укыдык. Линур хәзрәт границаны үткәч (автобус микрофоны аша) мондагы тәртипләрне сөйләп аңлатты. Бу юлы вәгазь сөйләде. Янә бер мәчеттә туктап ахшам намазы укыдык. Юлыбызны дәвам иәтбез. 20 сәгать 20 минут. Караңгы төште, алда бик зур шәһәр утлары белән балкып тора. Контрольный пунктта туктадык. Автобуслар күп, чират. Мәдинә шәһәре диләр. Монда да бик каты тикшерәләр визаларны, паспортларны. Якындагы мәчеттә ястү намазы укыдык. Шәһәргә керәбез. Бу шәһәр зур, урамнарында машиналар ташкыны, юллар киң, туры, юл буйларында матур итеп агачлар үсеп тора, күбесе пальмалар. Бер зур чәйханәгә тукталдык, анда түләүсез ризыклар бирделәр: чәй, пылау, тавык боты (пылауны күп итеп салып бирәләр). Зәм-зәм суына авыз иттек. Әзербәйҗаннар очрадылар, татарлар дигәч үз итеп, якын күреп исәнләштеләр. Иртәнге намазны бергә мәчеттә укыдык. Монда бөтен җир шары илләреннән килгән мөселманнарны очратасың. Линур хәзрәт алдагы елларда хаҗда булса да, бу юл белән килмәгәннәр, алар Гарәб Әмирлекләренә (Дубайга) килеп, Согуд Гарәбстанның башкаласы Әр-Рияд аша килгәннәр. Мәдинә шәһәренә якынлашканыбызны ул үзе дә белмәде. (Мин шулай дип аңладым).
Бүген 10 декабрь (дүшәмбе). 6 сәгать 50 минут юлга кузгалдык. Яктырды кояш чыгып тора.
Мәккәгә барганда аның тирә ягында биш урында ихрамга керә торган урыннар бар икән. (Микат дип аталалар). Шуларның берсе Мәдинәдә урнашкан, шул урынга килеп җиттек. Вакыт әле иртә булса да базарлар эшли. Ихрамнар сатып алдык (төрлесе бар: юкасы да, калыны да). Доллар белән 22 доллар, ә реал белән 80. Ике киң, озын махровый сөлге, без калынын алдык, хәзрәт шулай киңәш итте, Мөздәлифәдә төн кунганда салкын була дип. Каешлар да алдык.
Тырнакларны кисеп, тиешле урыннарын кырып, душка кердек. Ихрамның берсен билгә чорнап каеш белән буып куела. Ә икенчесенең иң башына салып булавка белән эләктереп куйдык. (Кайчы, булавка, аякка тәпке (чүәк), юып җибәрергә шома итеп эшләнгән, барысы да базарда сатыла). Каешның дә төрлесе бар, киңе дә, тары да, киңенең сумкасы бар, акчалар куярга бик җайлы. Душтан өстәге киемнәрне салып, ап-актан килеп чыктык. Шунда ук намаз уку залы, гомрәне үтәргә ният кылып «Ләббәйкә Аллаһуммә гумрәтән». «Йә Аллаһ! Менә мин гомрәне (кече хаҗны) үтәргә ниятләп, Синең каршыңа бастым». Ике рәкәгать ихрам намазы укыдык. 9 сәгать 20 минут. Мәккәгә юл алдык. Юл матур, туры. Таш тауларын кисеп ясаганнар (Рәсүлебез вакытында дөя сукмаклары гына булгандыр инде). Линур хәзрәт вәгазьли, тәртипләрне өйрәтә. Кулларыбызда Идел-Хаҗдан бирелгән «Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен кулланма». Хаҗ кылучы ихрамга кергәннән соң тәлбияне әйтә башлый. Тәлбия әйтәбез: «Ләббәй-кә, Аллаһуммә, ләббәйк. Ләббәйкә лә шәрикә ләкә, ләббәйк! Иннә-л-хәмдә уән-нигъмәтә ләкә уә-л-мүлк, лә шәрикә ләкә!» «Йә Аллаһ, менә мин Синең каршыңда! (3 мәртәбә)! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк! Барча мактау сиңа гына, барлык нигъмәт һәм хөкем синең кулыңда гына! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк!» Линур хәзрәт микрофоннан әйтә, ә без ирләр автобусның арткы ягында күтәреп алабыз (хатын-кызларга кычкырып әйтергә ярамый). Автобусны туктатып ашамлык бүләкләре өләштеләр. Кулларда китаплар, хаҗда укылырга тиешле догаларны өйрәнәбез. Тышта көн кояшлы — җылы.
Әлхәмдүлилләһи! Бернинди кыенлык та күрмәдек. Бер мәчеткә туктап өйлә намазы укыдык. Киттек. Янә тәлбия әйтәбез. Идел-Хаҗдан бирелгән китапта «Тәлбия — ул хаҗның дәвизы, дини гимн. Бөек һәм кодрәт иясе булган Аллаһының чакыруына әзер икәнлеген белдереп торган күрсәткеч ул» — диелгән.
Мәккәгә якынлаштык. Паспортларны тапшырдык, визаларны тикшерәләр. Якында гына мәчет. Икенде намазы укып алдык. Тикшерүләр тәмам. Мәккә — изге шәһәр, аны Аллаһы Тәгалә «Үзем саклармын» дигән.
Менә җир йөзендәге шәһәрләрнең шәһәре. Мәккәгә керәбез. Беренче күренеш: таш таулары, кайда тигезрәк урын бар, шунда төзегәннәр, тау башларына менеп тә төзегәннәр. Юллар чип-чиста. Көн җылы. Күңел ышанмый бездә дә шулай җәй калган шикелле. Автобуста шәһәр буйлап күп юл үттек. (Кулларга кия торган беләзеккә бардык). Ахшам да якынлашты. Кич булды. Кунакханәгә килеп җиттек. Без ирләр беренче катта, хатыннар лифт белән югары этажларга йөриләр. Бер бүлмәдә 5 әр кровать урнашкан, мендәр-юрганнары бар. Без 15 ир кеше өч бүлмәгә урнаштык. Таулет (душ), суыткыч, 3 юына торган урын бар. Чәйләрне кайнаткыч белән кайнатабыз. Ахшам, ястү, витрны үзебез бүлмәләрдә укыдык. 22 сәгатьтә Әл-Хәрам мәчетенә (Кәгъбәгә) гомрә хаҗы кылырга барырга булдык. Сәгать 10 тулганда җәяүләп төп мәчетебезгә барырга чыктык. Вакыт кич булса да урамда машиналар ташкыны бик көчле, алдан баручының кулында Татарстан флагы, бер урам аша чыкканда машиналар туктап көтеп торалар, тәлбия әйтеп барабыз. Без килгәндә автобуста Мәккә буйлап күп йөрдек. Ә шәһәр үзәген хәзер генә күрдек: 12–14 әр катлы йортлар, урамнар киң, озын, ә йортларны кыя ташлар итәгенә таш тауларын кисеп тә салганнар. Тәлбиядән туктаганда хәзрәт юлны да өйрәтеп бара. Юллар өстеннән күперләр салынган, ул күперләрдә дә шундый ук машиналар хәрәкәте. Ул әйтә: «Әгәр адашсагыз урам аша салынган өч күпер үтәсез» — ди. Халык (ихрамда) төркем-теркем булып «Әл-Хәрам» мәчетенә (Кәгъбәгә) агыла. Кибетләр эшләп тора, анда бөтен нәрсә бар.
Кинәт уң якта мәчет манаралары күренде. Якынлашабыз, мәчет ишек алдын тимер таяклы койма белән бүлеп куйганнар. Халык агымы шул ишек алды капкасыннан керә, әле мәчеткә кадәр шактый барасы бар, аяк астына зур ак мәрмәр плитәләр җәелгән. Сул як стена буйлап зәм-зәм суы баклары урнаштырганнар. (Ул бакларны Мәдинәдә күргән идек). Күбесе намазлыкларын җәеп рәт-рәт булып урнашалар. (Болар гомрә хаҗы кылып, намазга килүчеләр). Изге Хәрам мәчетенә керә торган капкаларның беренчесе Габделгазиз дип язылган. Температура +27° күрсәтә. Мәчет ишекләреннән кергәндә аяк киемнәрен салып янчыкларга салдык та муеннарга астык (кулда әйбер булырга тиеш түгел). Мәчеткә уң аяктан атлап керәбез. Хаҗ кылучылар бик күп, мәчет эче тулы. «Йә Аллаһым! Миңа үзеңнең рәхмәт капкаларыңны ачсаң иде! Менә ул ничә еллар күрергә хыялланган Изге «Әл-Хәрам» мәчете». Үзебез белгән догаларны укыйбыз. Түбәндә мәчет уртасында Кәгъбәтулла бинасы күренде. «Әссәламү галәйкүм, йә Кәгъбәтулла». Кәгъбә тирәли тавышсыз гына халык ташкыны әйләнә, без дә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, шунда кушылып китәбез. (Тәвафны башлар алдыннан хаҗи уң як иң башын ачык калдыра, бу беренче тапкыр таваф кылганда гына эшләнә).
«Хәҗәре Әсвәд» (Кара таш) куелган урыннан башлап 7 әйләнеш ясарга тиешбез. Кәгъбә таваф кылучының сул ягында кала һәр әйләнгәндә «Хаҗәри Әсвәд»кә карап «Аллаһу әкбәр» диелә. Раббәнә догасы укыла. Аллаһы Тәгаләне мактау, сорау, ялвару… Гомрә хаҗы кылучылар шул кадәр күп, Кара ташка якын килерлек түгел. Линур хәзрәтнең якын килү тәҗрибәсе бар, һәр әйләнүдә эчкә таба авышабыз, Кәгъбә бинасына якынлашабыз. Хәзрәтнең уң кулында китап, өскә күтәреп бара, әгәр әз генә игътибарыңны кая булса да юнәлтсәң шунда ук адашасың. Һәр ил группасы үзенең җитәкчесенә карап бара, группалар кайсы зур, кайсы кечкенә, группаларның уртасыннан үтеп булмый, хаҗилар бер-берсенә ябышып баралар, кайсылары бер-беренә бәйләп тә куйганнар, ә группалар арасыннан тәҗрибәле кеше эчкә таба авыша. Өч әйләнештә без шактый эчкә үттек. 4 нче әйләнештә дулкын безне Кәгъбәгә якын ук китерде. Ә 5 нче әйләнештә Кәгъбәтуллаһның Йәмән почмагына кулларыбыз белән кагылдык. Ягъни уң кулыбыз белән сыпырдык «Бисмил-л-ләһи! Аллаһу Әкбәр! «Һәр әйләнештә, Аллаһыны мактау, сорау, Раббәнә догасы укыла. Соңгы 7 нче әйләнешне үтәгәч тәваф тәмамлана. Зур сары шешәгә охшаган «Мәкәм Ибраһим»да ике рәкәгать намаз укыла. Намаздан соң хаҗи зәм-зәм суы эчә. Үзе өчен дә, барлык мөселман кардәшләре өчен дә, дога кылып: «Йә Аллаһ, син мине, барлык мөселман кардәшләремне дә гафу итүеңне сорап, шушы су аша дәваларыңны эзләп эчәмен. Миңа шифаларыңны бир, кыямәт көнендә сусавымны бас». Рәсүлүллаһ галәйһис-с-сәлатү вәс-сәллам: «Кеше зәм-зәм суын, үзенә нинди файда китерүен теләп, ниятләп эчсә шуңа ирешер» — ди.
Хаҗәр ана Исмәгыйль галәйһи-с-сәламне тудыргач, әс-Сафә һәм әл-Мәрва таулары арасында йөгереп, су эзли, 7 мәртәбә әйләнеп чыга, су тапмыйча гаҗиз була. Аллаһы Тәгаләгә ялварып: «Йә Раббым, су тапмадык» — ди. Шул вакыт Җәбраил (г.с.) фәрештә Исмәгыйль (г.с.) янына килә, ул аягы белән җиргә тибә, шул аяк эзеннән чишмә бәреп чыга. Бу Аллаһы Тәгаләнең җир йөзенә җибәргән олы бүләге. Бу суны зәм-зәм дип атыйлар. Зәм-зәм суын эчкәннән соң догаларын кылгач, хаҗи әс-Сафә һәм әл-Мәрва тауларына, махсус салынган күпер аша сәгый кылырга юнәлә. (Сәгый ике тау арасын 7 мәртәбә әйләнеп чыгу). Әс-Сафә белән әл-Мәрва таулары арасы 395 м. Төп мәчет кебек монда да 3 кат (этаж). Һәр катта 3 әр зал ул залларның һәр кайсында 3 төркем халык ташкыны ягъни залның уртасында, ике тау арасында баручыларны аерыр өчен, авырулар һәм зәгыйфьләрне коляскалар белән йөртергә, юл ясалган. Хаҗи залның уң ягыннан башлап әс-Сафә тавына күтәрелгәч Кәгъбәне карашы белән эзләп табып: «Ләә иләһә иллә-ллаһу вәхдә-һу ләә шәрикә лә-һу, лә-һу-л-мүлку үә-лә-һу-л-хәмдү үә һуә галә күлли шәйин кадир» — дип укып дога кыла. Догасын кылып бетергәч, хаҗи әс-Сафә тавыннан төшеп әл-Мәрва тавына юл тота. Ирләр адымнарын билгеләгән урында тизләтеп Хаҗәр ана ничек йөгергән булса, шулай йөгереп барырга тиешләр. Ә хатын-кызларга бу кагылмый. Әл-Мәрвага менгәндә, хаҗи әс-Сафә тавында кылган догасын кабатлый, ул үзенә һәм үзенең мөселман кардәшләренә дә, Аллаһы Тәгаләдән изгелекләр сорап дога кыла. (Һәр догасын 3 тапкыр кабатлый). 7 нче тапкыр баруыннан соң дога кылуын тәмамлагач, ир-ат чәчен бераз кыскарта, ә хатын-кызлар гомрәне кылганнан соң да һәм төп хаҗдан соң да һәр чәч толымнарының очларын, бармакның бер буыны озынлыгында кыскарталар. Тавафны, сәгыйне тәмамлаганнан соң хаҗи ихрамнан чыга.
Бүген 11 декабрь (сишәмбе). 1 нче зөлхиҗҗә. Көнебез мәчет «Әл-Хәрам»да башланды. Кунакханәгә кайтканда 2 сәгать 30 минут иде. Гомрә тәмам. Безнең төп хаҗга кадәр бер атна вакыт бар. Ихрамнарыбызны салдык. Бераз ятып алгач иртәнге намазга тордык. Мәчетләр ерак түгел урамның уңында да, сул якта да бар. Иртәнге намаздан соң чәйләп алдык та янә яттык. Өйлә намазына азан әйттеләр. Без якындагы мәчеткә бардык. Халык мәчеткә сыймый, урамга асфальтка намазлыкларыбызны җәябәз. Кичке якта икендене монда укып ахшам, ястү, витрга төп мәчеткә «Әл-Хәрам»га (Кәгъбәгә) бардык. Халык мәчет эченә сыймый, ишек төпләрендә полиция, эчкә кертми. Ишек алдында намазлыкларны җәеп урнаштык. (Анда да урын бик әз, йөри торган сукмаклар кырыенда урыннар таптык. Кайтканда туйганчы зәм-зәм суы эчтек). 12 декабрь (чәршәмбе). 6 нчы яртыда якындагы мәчеткә иртәнге намазга барырга чыктык, азан әйтә башладылар, бөтен Мәккә күге азан тавышы белән яңгырап тора. Без урам аша чыкканда полиция машиналарны туктатып тора. Ул вакыт мәчет эче тулган иде, урамда намазлыкларны җәйдек, арттарак хатын-кызлар да шулай урнашканнар. Өйлә намазын сул як мәчеттә укыдык. «Татарстан» мәчете — диләр. Монда күпчелек безнекеләр, ягъни Идел-Хаҗ аша килүчеләр. Мәчеттән чыккач кояш кыздыра, бездәге печән өстендәге кебек. Икендегә дә монда килдек. Кичкә янә төп мәчеткә барып: ахшам, ястү, витр намазларын укыдык. Без үзебез бүлмәдә 5 әү йөрибез, бүген мәчетнең эченә үтеп 3 нче катка күтәрелдек (Беренче, икенче катларда урын юк иде).
Кәгъбәне 3 нче каттан карадык. Тәваф кылучылар Кәгъбә тирәли тавышсыз гына әйләнеп торалар. Зәм-зәм суын килгәндә дә, кайтканда да эчәбез. Канистрга тутырып кунакханәгә дә алып кайттык. Ничәмә миллион кеше булса да, суның бетеп торганы юк.
1993 елда «Социалистик Татарстан» газетасында Фәния Хуҗәхмәтнең «Без дә хаҗга бардык» — дип исемләнгән язмасы чыкты. Ул анда хаҗга баруларын, бөтен дөнья мөселманнарының пароле «Ләә иләһә илләл-лаһ» — икәнен белдем дип язды. Җир шырының төп мәчете «Әл-Хәрам» (кәгъбә) мәчетендә бөтен дөньядан җыелган кешеләрнең нинди генә төстә, нинди генә киемдә булсалар да телләре бер «Ләә иләһә илләл-лаһ Мүхәммәдәр расүлүл-лаһ». Мәчетнең өч катында да, ишек алдында да намазлык җәеп утырганнар, аларның барсын да берләштерүче иман кәлимәсе «Ләә иләһә илләл-лаһ». Мин бу «Без дә хаҗга бардык» — дигән язманы 1994 елда «Татар календар»ендә чыкканын да укыдым. 1995 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Шәех Зәбиров, Фәния Хуҗахмәт тезегән «Татар мөселман календарен» һәр елда алып киләм, быелгысы 14 нче өстәл китабы булды. (Мәчеттә дини календарьләрнең 5 төрлесен алабыз). Авылга да Ислам динен таратуда өлешем булсын дип 2–3 пачканы алып кайтам (алар куйган бәягә).
13 декабрь (Пәнҗешәмбе). Бүген дә иртәнге намазга барырга чыкканда азан тавышы бөтен Мәккә күген яңгыратып тора иде (азан намазга чакыру дип кабул ителә, аннан соң 15 минут көтелә). Уң яктагы «Әл-җәмизә» мәчете тулы иде (Җәмизә Мәккәнең бер районы икән, мәчетләрен дә шулай дип атаганнар. Мәккәдә мәчетләр бик күп, бераз барган саен мәчет, ә бу мәчет зур, бик күп кеше сыймалы. Бүген дә намазлыкларны урамга — асфальтка җәеп укыдык, арткы якта хатын-кызлар да бик күп иде. Өйләне «Татарстан мәчетендә» укыдык. Намаздан соң татарча вәгазь сөйләнә. Бүген Сөләйман Зарипов сөйләде. Икендене урамда (гәраптә) укыдык. Ә «Әл-Хәрам»га: ахшам, ястү, витрга бардык. Беренче катта намазлык җәергә урын юк. 2 нче катка менеп урын таптык. Стена буенча зәм-зәм сулы баклар тезеп куйганнар, күп итеп (одноразовый) стаканнар куйганнар (бөтен урында шулай) краннан агызып күпме кирәк эчәсең. Бу мәчеткә ярты сәгать җәяү йөрибез. Юллар арасына агачлар утыртканнар (пальмалар) шул агач, куаклар яныннан асфальт сукмаклар салынган, кеше әз вакыт шул сукмаклардан берәм-берәм тезелеп барабыз. Кайткач авылга шылтыраттым. Автоматтан. Мәккәдән Халидә белән сөйләштем. Бик җайлы, кабинага кереп номерны җыясың да:
Мәккә — Казан — Кайбыч — Кошманның
007 — 843 — 70 — биш цифрлы саны.
Счётчиклар ничә реаль түләргә кирәген күрсәтә.
Казанга: Мәккә — Казан — Казанның
007 — 843 — җиде цифрлы саны.
Авылда барысы да исән саулар, күрше карчыгы авырый иде, ул үлгән. Мобиль телефон белән дә сөйләшәләр. Безнең 5 кешенең дүртесе Буалар: Хәлим, Мансур, Шамил, Җәүдәт. Күрше комнаталарда Чаллылар да бар, калганнары төрле район-шәһәрләреннән. Шамил кесә телефоны белән сөйләшеп йөри иде, бу кыйммәткәрәк төшә икән дип автоматка чыгып сөйләшә, ә Җәүдәт абый үзенеке белән сөйләшә (караватына менеп утыра да), урамга автоматка чыгып йөрми. Балалары шалтыратып кына торалар.
Бүген 14 декабрь (җомга). Кичтән үк җомга көн хөрмәтенә душка кереп яттык. Иртәрәк торып мәчеткә иртәрәк киттек. Җәмизә мәчетендә төрле илләрдән килгән кешеләр күп, барысы да намазга ашыгалар. Җомга намазына да гарәпләр янына кердек. Гарәпчә вәгазь сөйләделәр, Коръән аятьләрен гарәпчә укысалар да, күңелгә якын бер рәхәтлек кичерәсең. Икендене «Татарстан» мәчетендә укыдык, вәгазьне урысча сөйләделәр, кайсыбер яшьләр татарчаны начар аңлыйлар икән, аларның сорауларын канәгатьләндерделәр. Бүген өйләргә алып кайтырга 10ар литрлы канистрлар белән зәм-зәм суы өләштеләр. (Бу су еллар буе торса да бозылмый да. Исән-сау алып кайта алсак бик күп кешегә авыз итәргә җитәрлек. Сорау туды. Ничек алып кайтырга? Бер кулга чемодан (арба-тележка, бик җайлы итеп эшләнгән көпчәкләре дә бар). Ә икенче кулга сумка, канистр — өченче әйбер. Кунакханә янында ук сумкалар сатыла торган кибет бар, анда төрле зурлыктагылары бар. Мин зурырак сумка алдым, канистрны да шунда урнаштырдым. Ян ягына вак төяк әйберләр тутырдым. Әгәр канистрны кулга алырга уйласаң, шунда ук озын баулы чүпрәк сумкалар сатыла. Әйберләрне тутырып иң башына килеп куясың. Гадәттәгечә ахшам, ястү, витр намазларын Хәрам мәчетендә укыдык. Гомрә кылучылар көннән-көн арта әле, бүген дә ихрамга керүчеләр күп килделәр. Кәгъбәне тәваф кылалар. Бүген җомга. Шул ук 1993 елларда радиода, Татарстан каналында, динебез Исламны таратуда алга китеш булды. Җомга көнне сәгать 6 да азан әйтелеп «Балкыш» тапшыруы башланды. Алып баручысы Гадилә исемле иде. Ул динебезне халыкка җиткерүдә зур тырышлык күрсәтте. «Балкыш» күп еллар шулай балкыды. 2004 ел 19 апрельдә Казанда «Балкыш»ның юбилей кичәсе К. Тинчурин театрында булды. Театрның тышында да, эчендә дә бернинди белдерү юк иде, ә кассада урынлы билетлар беткән иде, урынсызны гына саттылар. Бу кичәдә министрлыктан да, төрле оешмалардан да котлаулар күп булды.
Бу эш хәзер дә дәвам итә, җомга көнне сәгать 6 да азан әйтелеп «Иртәнге нур» тапшыруы башлана. Алып баручы Рәкыйп Гаффар ул җомга көнен хөрмәтләп кыска гына, ләкин бик аңлашылучан вәгазь сөйләп ала. Ә 7 сәгать 10 минутта «Кол Шәриф» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов динебез Ислам турында армый-талмый аңлата.
Мин дә Ислам динебезне таратуда үземнән өлеш керсен дип, иртәнге намаз сәгать 6 да җомга көн туры килгән вакытларда кечкенә радио-приёмникны (Альпинист 320) мәчетебезгә алып барып, иртәнге намазга килүчеләргә, Рәкыйп Гаффарның җомга көнен олылап сөйләгән вәгазен тыңлатам. Микрофон аша авылга да яңгыратабыз. (Кызганыч хәзерге базарда сатыла торган радио-приёмниклар да Татарстан дулкынын тотып булмый, ә безнең илдә чыкканнары бетеп бара инде).
15 декабрь (шимбә). Иртәнге намазны «Татарстан» мәчетендә укыдык. Кунакханәдән чыгып үзәк урамда уң якка киткәч акча алыштыра торган урын бар. Долларны реалга алыштыралар. Идел-Хаҗда әйттеләр ашамлык әйберләр күп алмагыз, акча, долларлар алыгыз дип, барысы 500 доллар кирәк дип. Бер йөзе корбан чалдырырга бирелә (баргач ук җыеп, сарыклар алырга заказ бирәләр). Калганына бераз күчтәнәч алып ашарга тотыла. Акча алыштырып, кибетләрдә йөрдек. Хатын-кызларга яулык, мәчеткә йөрүчеләргә түбәтәй, ислемайлар (натуральный дип алалар). Кайсылары заказлар да алып килгәннәр, беренче көннәрдән үк кибетләрдә йөрүчеләр бар. Кибетләр бик күп, ни теләсәң шул бар.
Өйлә, икенде намазларын «Татарстан» мәчетендә укыдык. Идрис Галәветдин (зур гәүдәле, зур кара сакаллы) вәгазь сөйләде. Ахшам, ястү, витр намазларын Хәрам (Кәгъбә)дә укыдык. Кәгъбә тирәли һәрвакыт тәваф кылалар, кайвакыт барсаң да, халык ташкыны әйләнеп тора.
Без дә 3 нче этажда ахшам, ястү намазлары арасында 7 мәртәбә әйләнеп тәваф кылдык. Намазга азан әйтә башлагач бара торган урында туктап намазлыкларны җәябез. (Кеше шул кадәр күп, юл кырыеннан бер буш урын табып булмый). Намаз тәмамлангач юлыбызны дәвам итәбез. Ул юлда да ишекләр турыннан узганда пробка барлыкка килә, килүчеләр бик күп булганга, үзең теләгән тизлектә барып булмый. Һәр әйләнүдә (Кара таш) ягъни «Хаҗәри Әсвәд» ягына җиткәч «Аллаһу әкбәр» — дибез. Эскалаторлар эшләп тора һәр этажга күтәреп төшереп торалар.
16 декабрь (якшәмбе). Иртәнге намазны «Татарстан» мәчетендә укыдык. Харис абыйны эзлим. Быел Идел-Хаҗ аша Татарстаннан килүчеләр 1500 кеше диләр, алар кайда яшиләр? Кайсы мәчеткә йөриләр? Бер мәгълүмәтем дә юк. Өйлә намазын да шунда укыдык. Сөләйман хәзрәт Зарипов алдагы көннәрнең программасын аңлатты. Мина, Гарәфәт, Мөздәлифәдә нәрсә эшлибез?! Сорауларга җавап бирде. Кондиционерлар бер туктамый эшләп торалар. Ике мәчетнең дә түшәмнәре тулган, шуларның җиле тия, мәчетләрдә йөткерүчеләр көннән-көн күбәя баралар, җилсезрәк урынны эзләп утырабыз. (Гарәп имамнарының озын, калын ак күлмәк, башларында шәл-яулык, ә без Идел-хаҗдан бирелгән бер кат күлмәктән). Икенде, ахшам, ястү, витр намазларын Хәрам мәчетендә укыдык.
Акчаны «Ак барс» банкысының Кайбыч филиалында сакладым.
Әлхәмдүлилләһи! Хаҗга ниятләгән акчага хәрәм кушылмады. Аллаһы Тәгалә кушуы белән хөкүмәтебез пенсияләрне арттыра барды. Яңа законнары чыкты: әнигә 80 яшь дип, вдова (семья погибшего) дип арттырдылар. Миңа да, авыр эштә эшләгәннәргә, яңа законнар чыкты. Риба катышмасын дип (Риба — процент алу) өч айга бер булса да квартплата түләсеннәр дип, Казанда калдырып кайткан семьяма алып барып бирдем. Банкта, Идел-Хаҗга да катнаш турларга түләргә тиешле акчаны берсүзсез, мәшәкатьсез бирделәр. (Шунда ук икенче ишектә) долларлар да бирделәр.
17 декабрь (дүшәмбе). Бүген иртә торып, душка кереп госел коендык. Төп хаҗ ихрамына кердек. (Гомрә кылырга дип ниятләп ихрамга кергәндә нәрсә эшләгән булсак шулар ук кабатлана). Иртәнге намазны үзебез бүлмәдә гына укыдык. Минага барырга автобус көтәбез. Сәгать 7 дә үзебез группа автобусына утырып Мәккәдән Минага юл алдык. (Чемоданнар кунакханәдә калды. Үзебез белән җылы киемнәр, ашамлыклар алдык. Чәй кайнатырга кипәтильник, кружка, кашыклар… Без җомга көнне ягъни 5 нче көндә генә Мәккәгә кайтачакбыз. (Мина Ибраһим (г.с.)нең корбан чалу урыны). Мәккәнең матур урамнарын, таш тауларын артта калдырдык. Ә алда палаткалар шәһәре, ул палаткалар шул кадәр күп, бөтен горизонт буенча сузылган. Автобуслар туры гына бармадылар (полиция кайсыбер юлларны япкан) шактый әйләнеп йөрделәр. 8 сәгать 20 минут. Төштек катнаш турлар бер тирәдә ә самолёт төркеме ерактарак. Палаткалар урам булып урнашканнар, ак төстә, тимер конструкциягә тартылганнар. (Җил чыгып алып атарлык түгел). Кунакханәдә 15 кешегә 3 бүлмә иде. Ә монда 15 кешегә бер бүлмә. Ут кертелгән, винтиляция эшләп тора, чәй кайнатырга розеткалар бар, аяк астына калын паласлар җәелгән. Бүген урнашу көне, хаҗ программасы иртәгә башлана. Харис абыйны эзләп киттем. Самолёт төркемнәре олы юлның теге ягында, түбәнрәк барырга кирәк диделәр. Палаталарның урам яклары тимер таяк рәшәткәләре белән тотылганнар. Капкалары да бар. Полиция кирәк тапса бикләп тә куя. 33 нче капка янында Хәйдәр хәзрәтне очраттым. Бер палаткага мед. пункт дип язылган. Харис абый 13 нче палаткада икән. Сөйләштек. Ул үзен әйбәт хис итә. «Шыгайлар мәчетләргә йөргәндә бик булышалар» — ди. Бөек багана башына 120 дип язып куйганнар. Бу 120 нче сектор икән.
Өйлә намазына азан әйтелде, тәһарәтханә ерак түгел, аның бер ягында ирләр, икенче ягында хатын-кызлар. Бәдрәфтә хаҗәтеңне үтәгәч, су кранын ачасың да, шлангыдан су ага. Ә юынырга урам якта җайланган, краннардан су агып тора. Аякларны юарга да биек түгел. Кояш кыздыра, тизрәк палаткага керәсә килә, ә анда җиләс салкын һава, өрдереп тора. Намазны җыелышып, бер буш палатада, җәмәгать булып укыдык. Икенде, ахшам, ястү-витр намазларында төрле группалардан җыелып, җәмәгать белән укыдык. Линур хәзрәт хәбәр итте. «Иртәнге 2 сәгать 30 минутта торабыз» — дип.
18 декабрь (сишәмбе). Әйтелгән вакытта торып хәҗәтләребезне үтәп, тәһарәтләндек. Без бүген Гәрәфәткә барырга тиеш. 3 сәгать автобуслар килделәр. Автобуслар Мәккәнеке, безне Иорданиядән алып килгән автобуслар кайтып киткәннәр, аларның номерлары безнеңчә язылган иде, ә боларның хәрефләре дә, цифрлары гарәпчә. Үз урыннарыбызга утырыштык. Кузгалдык. Юлларда автобус ташкыны. Күп урында икенче кат юл — эстакадалар эшләнгән. Шул күпер асларында үз машиналары белән килеп кечкенә палаткалар куйганнар шунда йоклыйлар. Кайсылары тышкы якта ята.
Тәлбия әйтеп барабыз. Шактый әйләнеп йөргәч Гәрәфәгә килеп төштек. Автобус калды, без аэропорт мәйданы кебек тигез мәйданнан барабыз. Сул якта агачлар шулар арасында палаткалар. Бераз баргач, безнең җитәкчеләр, палаткаларны белешергә киттеләр. Палаткалар төрле илләргә бүленгән, безнеке «Русия» — дип атала. Татарстан «Идел-Хаҗ» — дип. Иртәнге намазларыбызны укып алдык. Киттек. Группа алдыннан Татарстан байрагын күтәреп Галимулла бара. (Линур хәзрәтнең уң кулы — ярдәмчесе). Шул байракка карап барырга, таркалмаска, адашмаска. Барабыз. Зур юлга килеп чыктык. Машиналар ташкыны. Уң яктан 4 рәт, сул яктан 4 рәт (8 рәтле). Бер капкага килеп туктадык, безне кертмиләр. Линур хәзрәт телефоннан Габдерахманны чакырды, ул килеп безне «Русиягә» бүленгән урынга китерде. Татарстан «Идел-Хаҗ», катнаш турларга бүленгән палаткаларга урнаштык. Палаткалар Минага караганда ярлырак, җәйгән паласлары безнең элеккеге авыл паласларына охшаш. Ут та кермәгән. Ә һавасы әйбәт, агач арасы. Арырак сандугач баклар белән зәм-зәм сулары куйганнар, кик итеп стаканчиклар салафан пакетта сайраганы да ишетелә. Палаткалар Минадагы кебек бүленмәгән, бер урам ирләр, ә икенче урамда — хатын-кызлар. Барысы да гыйбадәттә, Аллаһыны мактап, Аллаһыдан сорап догалар кылабыз.
Өйлә, икенде намазларын Идрис хәзрәт Галәветдин имамлыгында укыдык. Тәкбир әйттек. Вәгазь сөйләде. Безгә «Җәбәлил Рәхмәт» тавына барырга киңәш итмәделәр, көн кызу, күләгәдә +31°. Гәрәфәтне вертолетлар бер туктамый күзәтеп торалар. Гәрәфәт шундый урын, хаҗга килүче авыру булса да, монда килергә тиеш. Килмәсә, хаҗы үтәлгән дип саналмый. Йә корбан чала, йә ураза тота. Ислам дине тарихыннан беләбез Рәсүлебез үзенең соңгы хаҗын «Җәбәлил Рәхмәт» тавында соңгы вәгазен сөйләп тәмамлаган. Без ахшам намазын Мөздәлифәдә укырга тиеш. 2–3 нче группалар бергә кушылып йөриләр, алар автобуслары янына барырга күтәренеп чыктылар.
Тезелеп кешеләрен санадылар, ике хатыннары юк, алар тауга киткәннәр иде диделәр. Безнең дә Галимулла автобусны эзләп табып килде. Киттек. Без Мөздәлифәгә килеп җиткәндә караңгы төште. Мөздәлифә — атабыз Адәм белән анабыз һава кушылган урын, кушылу — тоташу дип атала. Кичке намазларны укыдык. (Монда вак таш күп икән, таш җыйдым). Йокларга җыендык. Әйткәннәр иде Казанга җыелышка баргач: йә одеял, йә спальный мешок алыгыз дип, монда андый нәрсәләр бик кирәк булды. 19 декабрь (чәршәмбе) 2007 ел.
Бүген монда корбан бәйрәме. Уянып бәдрәф-тәһарәтханә эзләп киттем. Әле йоклыйлар. Ә тәһарәтханәдә чират, хәҗәтемне үтәп, тәһарәтләндем. Килгән якка кайтырга чыктым, ул арада да намазга басканнар, ак ихрамнан ерактан ук күренеп торалар. Мин шунда зур хата эшләдем. Тәһарәтләнгән көенчә намаз укучыларга барып кушыласы урынга төнлә йоклаган урынны эзләп киттем. Сумкада муенга аса торган жетон калган, (аның бер ягында фото, ә икенче ягында группа җитәкчеләренең телефон номерлары язылган, блокнотта Линур, әмир телефон номеры. Әгәр адашсаң үзеңнең группа җитәкчесенә шылтыратасың). Шуларны тиз генә алып муенга такмакчы булдым. Блокнотны да алырга уйладым.
Йоклаган урында вак куаклыклар иде. Күпме эзләсәм дә, ул куаклыкларны тапмадым. Ә тәһарәтханәләр йөри торгач, бик күп булып чыктылар, без төнлә күрмәгән генә, алар 200 м саен куелганнар. Ул арада намаз тәмамлап, сумкаларны алып, автобусларга утыра башладылар. Әйберләрне дә тапмадым, автобусны да югалттым. Мин адаштым. (Кулга кигән, гарәпчә язылган беләзек бар). Кешеләре утырмаган автобуслар янына йөгереп барам. Бар да чит телдә сөйләшә. (Монда бөтен җир шары дәүләтләренең мөселманнары җыелган урын). Йөри торгач Әзербәйҗаннарга очрадым, аларның сөйләшүләре якын булып китте. Автобус шофёры русча да белә икән. Мин адаштым дим «Алар сине эзлиләр инде» — ди. Аларның автобусларның номерлары хәреф, цифрлары безнеңчә язылган, ә безнекеләр гарәпчә (хаҗга баручыларга унга кадәр булса да гарәпчә цифрларны укый белергә кирәк икән). (Галимулла мине эзләп килгән, тапмагач, сумкаларны автобуска алганнар). Әзербәйҗаннар автобуслары Олы юлга чыгарга дип кузгалып киттеләр. Мин автобуста барганда иртәнге намазны укымаганым исемә төште. Бару юнәлешендә укып алдым. Олы юл автобуслар белән шыплап тулган, юлга керерлек түгел. Мин утырган автобустагылар Мина моннан ерак түгел 2–3 км гына, җәяү барабыз дип киттеләр. Мин дә алар белән киттем. Минага кайткач автобус юлы берсе югарыдан алга таба китте. Икенчесе бу палаткалар шәһәрчегенә керде. Әзербәйҗаннар: «Безнең 65 нче сектор, синеке ничә» — дип киттеләр. Харис абыйны эзләп баргач зур багана башына 120 сектор дип язылган иде. Ә монда 4–5 кенә язылган шәһәрчек бик зур бөтен горизонт палаткалар белән тулган. Минаның рәсемле картасын элеп куйганнар. (Язуы гарәпчә) анда юллар, күперләр, сарыклар рәсемнәре. Секторлар да күрсәтелгән 120 сектор бик еракта, бер кырыйда күренә.
Шунда ук күп кешеләр җыелып торалар, уртада полиция офицеры, кулында Мина картасы, бу җыелып торучылар минем кебек адашканнар икән, чират миңа җитте. Беләзекне күрсәтәм, бу Мәккәнеке ди. Бу әйтә: «Гарәп, английский» — ди. Мин Русия — дим. (Казанда җыелышта, адашсагыз «Русия» — дип әйтегез дип әйткәннәр иде). Картадан сектор 120 не күрсәтәм. Ул миңа әнә шунда бар дип юл күрсәтеп җибәрде. Барам шәһәрчекнең каршы як кырыена килеп җиттем, анда биек юлдан автобуслар кайталар (Мөздәлифәдән булса кирәк). Шул юлга менсәм, алгы якты, аста, үзәнлектә халык тулы. Мин дә төштем. Уң яктан баручылар алга баралар, ә сул яклар артка баралар, ул мәйданны аркылы чыгарлык түгел. Коляскаларга утырганнарны да этеп баралар.
Кешеләр тау башына менәләр, мин дә тау башыннан карап берәр нәрсә аңламаммы дип мендем. 120 секторны эзлим, юк, күренми. Төшәм. Монда да берәү минем кебекләргә юл күрсәтә. Мин дә киләм, «Руссия» — дим. «Мин татар» — дим. Ә ул төрек ди, юк мин татар, Казан дим ул башын гына чайкый, дөньяның гади халкы татарны да, Казанны да белмиләр. Ихрамда башка кияргә ярамый, кояш кыздыра, башка эссе сукмасын инде дип куркып барам. Бара торгач халык ташкыны өстендә күпер барлыкка килде. Хәзер ышык, җиләс, кырыйлар да баклар белән зәм-зәм сулары куйганнар. Су эчтем. Сөйләшәләр Мәккә дип. Бу ташкынның Мәккәгә таба барганын аңладым. Өйлә намазы вакыты җиткән кырыйга урамга чыгам, анда юл кырыйларында паласлар җәйгәннәр. Кайсы намаз укый, кайсы утырып — ятып тора. (Бу кешеләр якын тирәдән килүчеләрдер инде). Намаз укып алдым. Монда йөрүнең мәгънәсе юк, Мәккәгә кайтырга булдым. Янә су эчтем дә, агымга кушылып киттем. Юл кырыйларында ашамлыклар сатып утыралар, күбесе балалар, шул вакыт минем бүген ризык ашамаганым исемә төште. Чәй, ике юка алып ашадым. Бара торгач күпер бетте, кояшка чыктык. Минем уй Хәрам мәчете янына кайтып, таныш юлдан кунакханәгә кайту. Алда корылма күренә, шул корылмага халык ташкыны өч елга булып бара. Төп юлдан килүчеләр икегә аерылып, берсе урта юлдан китә. Ә сул як үргә күтәрелә, ә уң як юл кырыйдагы урамнан килеп чыга. Мин уң яктагысыннан барырга булдым. Минемчә бу юл Хәрам мәчетенең без йөри торган ягына барып чыгарга тиеш. Корылма эченә үтәбез. Күрәм баганага таш аталар. Димәк уң як юлдан килүчеләр беренче катка, урта 2 катка, үргә менүче сул як юлдан килүчеләр 3 катка бара. Өч этажда да таш аталар булып чыга. Минем җыйган ташлар сумкада калды, иелеп аяк астыннан 7 вак таш алдым, баганага җиткәч аларны аттым. Һәрбер ташны атканда «Аллаһу әкбәр!» — дип әйтелә. (Мин таш ату баганасын берәр чокыр-карьер янында дип күз алдына китерә идем. Бер елны әйттеләр ич таш атканда күп кеше үлгән дип). Бу корыма дигәнем шул таш ату өчен эшләгән ябык бина, анда төзү эшләре булган, әле дә тәмамланмаган киләчәктә тагын да зурайта торганнардыр, чөнки 3кә аерылып керсәләр дә кеше бик күп иде.
Бүген монда бәйрәм көн. (Бездә 20сендә). Корбан чала торган көн, корбан чалгач ирләр чәчләрен алдыралар. Чәч алучылар янына җиттек. Чәчне алдылар. (Акчага). Тонель аша чыктык. Мин уйлаганча, Хәрам мәчетенең ишек алдына керә торган, тимер рәшәткәле коймасы янына ук килеп чыктык. Кунакханәгә кайттым. Вахтер мине таныды. Икенде, ахшам намазларын үзебез бүлмәдә гына укыдым. Вахтер бләзекне укып шылтыратып карады, ләкин бернинди дә хәбәр ала алмады. Бер гарәп узып бара, монда йокларга ярамый. Минага барырга кирәк дип аңлата. Шул вакыт кунакханәгә корбан ите китерделәр, машинадан бушатып, безнең суыткычларга тутырдылар. Бу эш Мәлик хәзрәткә йөкләнгән икән. Ул мине Минага алып барырга булды, аның группасы да кайткан икән, алар урамнан автобус тотып (яллап) баралар. (Үзләре автобусына ни булгандыр белмәдем), Урамда пробка. Автобуслар бик әкрен баралар, йә туктап озак итеп торалар. Минага килеп җиткәндә шофёр туктады, бүтән бара алмыйм дип. Без җәяү киттек бер тонелдән килеп чыккач 120 нче сектор диләр. Бу вакытта төнге сәгать 2 иде. Үзебез палатканы табып, Буалар кая сез, дип кычкырам. Алар мине кая йөри икән дип борчылганнар, тынычланып калдылар. Үз урыныма ятып йокладым. Безнекеләр автобуста кайтканнар, алар алдындагы пробка төштән соң гына беткән. Без алай якын икәнен белмәдек, без дә җәяү кайткан булыр идек диделәр. Иртә белән чыккач карыйм. Кичә мин йөргән палаткалар шәһәрчеге бөтенләй башка урында булган. Монда каршыда биек тау, тау башында югары вольтлы линиянең баганасы (вышка) тора. Тау башында бер агач та үсеп тора. Шул тау астыннан тунель үткән, ул безнең секторга килеп чыга. Өстә күпер. Тунельдан чыккан юл палаткалар шәһәрчеген урталай бүлеп, аска таба 0,5 кмлар баргач каршы як тунеленә кереп китә, өстә күпер. Бу хаҗ кылучыларның Мәккәгә бару юлы. Юл кырыенда баганага Кыйбланы күрсәтеп язып куйганнар. Олы юл буенда ук бәдрәф-тәһарәтханә (олы юлдан халык агымы белән барганда берәрсенең йомышы-хаҗәте төшсә, туктап хаҗәтен үтәп, тәһарәтләнеп үзенең юлын дәвам итә ала).
Бүген 20 декабрь (пәнҗешәмбе). Тәшрик көне. Таш атуның икенче көне. Вакытында җәмәгать намазларын уку (Минада). Кайда гына булсаң да Аллаһка зикер әйтү, өйлә белән ахшам намазлары арасында өч баганага таш ату.
Линур хәзрәт имамлыгында иртәнге, өйлә намазларын укыдык. Тәкбир әйтәбез. Өйлә намазыннан соң таш атарга киттек, үзебез группа белән йөрибез.
Биек таш таулары астыннан тунельләр эшләнгән, аларның эчендә бик көчле вентилятор өскә беркетелгән, салкын һава өрдереп торалар. Тунельдән кояшка килеп чыккач, кояш кыздыра. Юл киң. Менә алда өч елга агымына охшаш, өч юлга аерылалар, таш ату урынына җиттек. 3 багана, һәрбер баганага бер-бер артлы «Аллаһы әкбәр!» — дип 7 шәр таш атабыз. (Баганалар түгәрәк түгел, киң итеп эшләнгәннәр бездәге зур күпер баганаларына охшаш). Баганаларга таш аткач, кырыйгарак чыгып (ата торган урында бик тыгыз була). Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Шуннан соң кире Минага кайтып киттек. Кайтканда да кеше күп, адашмас өчен группа алдыннан Татарстан флагын күтәреп баралар. (Һәр ил үз флагы белән бара). Икенде, ахшам, ястү, витр намазларын вакытында үтәдек. Фарыз намазларыннан соң тәкбир әйтәбез. Линур хәзрәтнең дә вәгазь сөйләгәне ишетелә. Күрәсең группа җитәкчеләре үз группаларында вәгазь сөйлиләр.
21 декабрь (җомга) 2007 ел. Бүген таш атуның актык көне. Өйләдән алып ахшамга кадәр вакытта таш атыла. Барысы да алдагы көннәрдәге кебек үтәлә. Бүген таш аткач Мәккәгә кайтып китәргә тиешбез. Иртәнге намазга хәзерләнеп беткәч хәбәр килде, безне (группаны) алып йөрүче автобус булачак, әйберләрне автобуска куярга, карт-карчыкларны, үзен начар хис итүчеләрне дә автобус белән Мәккәгә (кунакханәгә) кайтырга рөхсәт бирелде. Шофёр автобусны олы юлда калдырып килгән. Безнең шәһәрчектән чыгучы автобуслар белән пробка хасыйл булган. Ул безне тунельләр аша бик озак җәяү алып барды. (Мин теге көнне Мәккәгә бара торган тунельләрне карап йөргән идем. Ә тунельләр икенче якта да, олы юлга, автобус юлына чыга торган урында да бар икән). Автобусның багажнигына әйберләрне тутыргач, багажникның ишеге ябылмый, аның моңа кәефе китте. Яңадан тутырырга кушты. Без ул арада уңайлы урын табып иртәнге намазыбызны укып алдык. Без монда Минада калганнар җәяүләп барып төш вакыты (зәвәл) узгач таш атарга тиеш булабыз. (Кайтып китүчеләрнекен дә).
Намаз вакытыннан иртәрәк чыктык, башкалар да шулай иртәрәк чыкканнар. Олы юл кырыенда кибетләр, ашамлык белән сату итәләр: чәй, кайнар пылау, кирәк кешегә грмишель дә бар, төрле сулар, печеньеләр, нәрсә кирәк шул бар. Ә Мәккә ипие күренмәде. (Мәккәдә кунакханәдән чыккач та ашамлык кибете бар, анда төрле батоннар да күп була, шунда буханкылы ипи бар, аны телемләп кисеп, салафанга тыгып, һава йөрмәслек итеп, беркетеп куйганнар, шул ипи искерми дә, катмый да. Минага киткәндә үзең белән алырга кирәк).
Безнең як тунельдән халык бик күп чыга башлады, юл түбәнгә, Мәккәгә бара. Без дә түбән як тунеленә халык агымына кушылып керәбез. Полицияләр югарыдан карап торалар, кемнең кулында әйбере бар. Тикшерәләр. Бу аңлашыла да, граница да озак итеп тикшерүләр, безнең тынычлык файдасына (Безнең чорда техника бигрәк тә электроника бик алга китү белән беррәттән, кешелек дөньясы начарлыкның да югары ноктасына җитте: наркотиклар, төрле шартлатулар, заказ белән кеше үтерү), Аллаһы Тәгалә дә: «Сакланганны саклармын» — дигән. Барган саен кеше ташкыны арта бар, һавадан вертолетлар бер туктамый күзәтеп торалар. Бер елны әйткәннәр иде, тонельдәге вентилятор ватылып, паника башланган, кешеләр күп үлгән дип, шундый хәл булмасын дип тә күзәтәләрдер.
Азан әйттеләр. Юл кырыенда урын табып, намазлыкларыбызны җәеп, өйлә намазларын укыдык.
Кешеләр агымы таш ату урыннарына якынлаша, 7 ташны санап алабыз. Хәзерләнәбез. Линур хәзрәт киңәшләрен тагын кабатлый: «Таш атып чыгучыга үзегез юл бирегез, юл бирешмәсәгез баганага якын ук килә алмыйсыз, ә якын ук килмәгәч хәлсезлерәкләрнең ташы баганага барып җитмәскә мөмкин» — ди. Монда төрле халык ташны да төрлечә ыргыталар. Баганага якын килүдә дә тәҗрибә кирәк, хәзрәтнең ул яктан да үз тәҗрибәсе бар. Ул группаны баганага бормый әле, багана уртасына кадәр үзгәрешсез бара да, кискен борылыш ясый, нәтиҗәдә группа борт кырыена килеп чыга (халык багана төбенә бәреп кермәсен өчен 1,5 м.лар биеклектә бетон бортлар куелган). «Аллаһу әкбәр» — дип 7 ташны берәмләп атасың да кискен килеп тә чыгасың, ә каршы як кырыйда флаг белән бер кеше җыелу урынын күрсәтеп тора. Полиция озак җыелып торырга ирек бирми, башкаларга комачаулыйсыз дип куалыйлар. Әгәр таш атканда тоткарлансаң агым сине аерып алып, ташкын эченә бетереп ала. Як-ягыңа карыйсың таныган кеше юк. Син адаштың.
Тонельләр аша «Әл-Хәрам» мәчетенә килеп чыкканда ирләрдән шактый кешебез юк иде. Линур хәзрәт бөек урынга менеп басты да (Ул ерактан күренә торган сары курткадан) аны күреп берәмләп тә, икешәрләп тә, башка группаныкылар да җыелдылар. Буа хатыннары бер-берсен яхшы саклаганнар, хатыннар берсе дә аерылмаган. Бик тырышлар, берсе дә, бернәрсәгә дә ризасызлык белгертмәде. Картыраклары да сер бирмәделәр. «Монда картлар юк, картлар Буада калдылар» — диләр. Әгәр теләсәң шунда ук мәчеткә кереп төп хаҗ гамәлләрен үтәргә була. Киңәштек тә кайтып бераз ял итеп алырга булдык. (Рөхсәт ителә). Кешедә бераз кими төшәр дип уйладык. Бераздан барсак, мәчет эче хаҗ кылучылар белән шыплап тулган, кәгъбәгә төшә торган баскычларга якын килерлек түгел, ташкын безне әйләндереп йөртә, белгәннәребезне укыйбыз: «Йә Раббым Аллаһ! Безгә юлыңны ач» — дип. Аллаһының рәхмәте белән шундый бер мөмкинлек булып алды, без баскычтан төшеп, тәваф кылучыларга кушылып киттек. Линур хәзрәт әнисен дә алып килгән, ул группага юл да күрсәтә, әнисен дә карап-саклап бара. Монда бөтен җир шарыннан килүчеләр: төрле төстә, төрле киемдә, сүзләре «Аллаһу әкбәр!», Аллаһыны олылау, мактау, ярдәм һәм гафу сорау. «Ләә иләһә илләл-лаһ Мухәммәдәр Расүлүллаһ». Кулларында кечкенә форматлы Коръән. Ахшамга азан әйтелде, бу хәзерләнергә иде, бераздан хәрәкәт бетте. Кысырык булса да намазларыбызны укыдык. Кәгъбә тирәли 7 әйләнеш ясагач, Мәкәм Ибраһим каршысына килеп 2 рәкәгать намаз укыдык, зәм-зәм суы эчтек. Соңыннан Сафа-Мәрва тауларына сәгый кылырга юнәлдек. Сафа тавыннан башлап Мәрвага кадәр 7 әйләнәбез. (Ирләр ярым йөгереп бара). Монда да кеше күп, үзеңнең группаны күзәтеп барасаң, аз гына игътибарсыз булдыңмы адашасың. Шулай итеп Хаҗәр ана йөгереп йөргән урыннарны без дә яңадан кабатладык. Әле бездән соң да күп буыннар кабатлар. Җәбраил (г.с.) чыгарган зәм-зәм суын Хаҗәр анабыз беренче улы Исмәгыйльгә эчерсә, 4 мең елдан, безгә дә насыйп булды. Әлхәмдүлилләһи! Бу шифалы суны туйганчы эчтек. Ничәмә миллион кеше булса да зәм-зәм суының беткәне юк. Үзебез эчеп туйгач кунакханәгә дә алып кайтабыз, алмагыз дип әйтүче булмады. (Мин өйдә салкын су эчми идем, Аллаһының рәхмәте, зәм-зәм суы салкын булса да тамак төбенә тимәде). Бу шифалы суны Рәсүлебез өчкә бүлеп эчә торган булган. «Бу суны кем нинди максат белән эчә, максатына ирешә» — дип әйткән. Шулай итеп 2007 елгы хаҗ (фарыз) гамәлләребез тәмам. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Амин. Элегрәк хаҗга барган кешеләрнең язмаларыннан укыганым бар иде, ихрамга кергәндә алып кигән башмак аякны авырттыра (кыра) дип. Миндә дә шул хәл булды. Ул башмак үзе шома, тәһарәт алганда юып җибәрәсең, җайлы. Менә шул башмак аякны кыра, бармаклар уылып чыга. Зәм-зәм суы сөрткәч төнлә төзәлә, иртәгәсен тагын шул хәл. Бүген соңгы таш атканда берсе тешеп калды. (Анда тешкән әйберне алырга, иелергә ярамый: йә таптыйлар, йә адашасың). Мәккәгә кайткач яңасын алдым (моны бармак арасына гына кыстырып киелә). Авылдан кибеттән артсыз чүпрәк чүәк алып килдем иде, үзебез тирәдәге мәчетләргә йөрергә бик әйбәт булды, (бер үзең белгән тамгасы булса да яхшы, чөнки гарәпләр мәчетенә кергәндә аяк киемен ишек төбенә салып-атып керәләр, чыкканда берәр билгесе булса үзеңнекен тиз табып аласың). «Татарстан» мәчетендә шкаф (ячейка) бар шунда тыгып куясың. Ихрамда тегелгән әйбер кияргә ярамый.
22 декабрь (шимбә). Фарыз хаҗ гамәлләрен үтәгәч саубуллашу тәвафы (кәгъбә тирәли) тиеш. Без бер бүлмәдә яшәүче 5 кеше үзебез генә саубуллашу тәвафына иртәнге 2 сәгатьтә барырга булдык. (Төнлә кеше дә аз булыр дип). Бардык, ә хаҗилар гадәттәгечә кәгъбә тирәли тулып әйләнеп торалар, без дә кушылабыз. Мәчет тирәли Аллаһ (гарәпчә) дип зур түгәрәкләргә язып элеп куелган. Күңел сөенә, чөнки җир йөзендә яшәүче мөселманнарның иң бөек хыялы булган кәгъбә тирәли әйләнәбез. Кәгъбә тирәли 7 әйләнеп, мәкам Ибраһимда ике рәкәгать намаз укып саубуллаштык. Кунакханәгә кайткач, сез ашыккансыз, китәсе билгеле булгач кына саубуллашу тәвафы кылалар диделәр. Киңәшеп күңелдә шик калмасын дип үзебез группа белән янә барырга булдык. Намазларыбызны якындагы мәчетләрдә укып, ахшам, ястү, витр намазларына Әл-Хәрамга бардык. Соңыннан туйганчы зәм-зәм суы эчтек, кунакханәгә дә алып кайттык.
23 декабрь (якшәмбе). Иртәнге намаздан кайткач, хәбәр булды: «Кем саубуллашу тавафына барырга тели барып калыгыз, иртәгә төнлә 3 сәгатьтә кайту юлына, Мәдинә шәһәренә китәбез» — дип.
Минада актык көнне Харис абый янына бардым. Очрашмадык. Алар группасыннан (самолёт төркеме) Әгерҗенеке Вәзих Шакиров белән очраштым. Казан аэропортында Харис абый белән Хәйдәр бу кешене искә алдылар иде. Ул Мәккәгә кайткач килерсең, без «Татарстан» мәчетеннән югарырак, Индонезия 149 кунакханәсе янында яшибез — ди. (Индонезия дип язылган кунакханәләр үзәк урамнарда да күп очрыйлар. Монда килеп тә төзеп куйганнар). Бүген Вәзихны эзләп таптым. Ул: «Бүген Харислар янына барабыз» — ди. Мин хат яздым. Ул да, кич белән, Харис абыйдан хат алып кайтты. Ул язган: «Без январьнең 9ында гына Казанга кайтабыз» — дип. Төп хаҗ бетте, аларны кая йөртәләрдер?! Әле аңа ике атна вакыт бар бит.
Без яши торган урында «Татарстан» мәчете тирәләре дә, Мәккәнең иске кварталлары, урамнары тар. Мәккәләрнең машиналары күп. Күбесе дөнья базарыннан алынган, кыйммәтлеләр. Ә яшь үсмерләрдә мотоцикл, алар шул тар урамнарда машина, кешеләр арасыннан бик оста йөриләр.
Хәрам мәчетенә якынлашкан урыннарда, мәчеткә баручы миллионлаган кеше булганга, машиналарга юлны ябалар. Шунда хаҗилар бөтен урамны тутырып баралар. Мәккә малайлар тар урамнарда йөреп шулкадәр остарганнар. Урамнарда машиналарга пробка, алар шул машиналар арасыннан килеп, бөтен урамны тутырып баручы кешеләр арасыннан, зур тизлектә чабалар, беркемне дә бәрдергәннәре күренмәде.
Өйлә намазын «Татарстан»да укыдык. Мәчеттә бик күп кеше йөткерә, безнең Мансурның да кәефе юк, ул да йөткерә, авырый. Без мәчеткә кергәч кондиционер җиле тими торганрак урын эзләп утыра башладык. Саубуллашу тавафына икенде намазына бардык. Әл-Хәрам мәчете. Кәгъбә тирәсеннән 7 әйләнеш ясап, мәкам Ибраһимда 2 рәкәгать намаз укыдык. Икендегә азан әйттеләр. Бөтен кеше намазлык җәергә урын табып намаз укый. Без дә изге мәчетебездә соңгы намазыбызны укыдык. Соңгы мәртәбә краннан агызып зәм-зәм суы эчтек. Шулай итеп мөселманнарның иң бөек хыялы булган хаҗ кылу гыйбадәтен үтәдек. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Кунакханәгә беренче килгәч тә ахшам, ястү, витр намазларыбызны үзебез бүлмәдә генә укыган идек. Бүген дә ахшам, ястү, витр намазларыбызны соңгы мәртәбә үзебез комната да укыдык. Юлга хәзерләндек. Хәлимнәр ирле-хатынлы килгәннәр. Хатыны Розалия безгә ашлар пешереп китерде (аңа Аллаһының рәхмәте булсын). Монда ничәмә миллион кеше булса да, тавыш күтәреп сөйләшүче юк, тыныч, кибетләргә керсәң ачык йөз, бернинди алдашу очратмадым. Ә шулай да кунакханәдә безнең якларга охшаш хәл булды. Кухняда газ плитәсе тора, ә балоны юк. Бер көнне ниндидер комиссия килә диләр, шул вакыт газ балоны китереп куйдылар. Ә иртә белән ул янә юкка чыкты. Чәйләрне кайнатырга һәр комнатада розеткалар куелган, кипятильник кирәк. Чәй кайнатырга кечерәк кәстрүл, йә чәйнек, йә зуррак кружка кирәк (эмальле булсалар яхшырак). Утка контроль юк, теләсәң күпме кайнат, пешер. Түшәмдә кондиционер эшләп тора.
24 декабрь (дүшәмбе). Сәгать 3 тә, безне Иорданиягә кадәр алып кайтачак автобусларны куйдылар (килделәр). Әйберләрне урнаштыру шактый вакытны алды. Линур хәзрәт әйберләрнең күплеген чамалап «Хатыннар автобуска кереп утырыгыз, ә ирләр чемодан, сумкаларны багажникка тәртипләп тутырыгыз» — диде. Тутырдык. Галимулла тирләп чыкты. (Ул таза егет). Никадәр тырышсак та 10 чемодан артып калды. Хәзрәт шофёр белән сөйләште. (Шофёр җайлы кеше булды). Ул үзенә авырлык алып чемоданнарны урта ишек янына кертеп өйдерде. (Шатлыктан шофёрга бераз акча җыеп бирдек). Аллаһыга тапшырып, Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә юл алдык. Иртәнге намазга азан тавышы яңгырый. Без бу кунакханәләрдә өч группа яшәгәнбез. Өч автобус та туктады. Якындагы мәчеткә иртәнге намазга бардык. Мәчетләр күп монда, без барганы да: зур, ике катлы, ирләр бер яктан, ә хатыннар икенче ягыннан керделәр. Подвалда тәһарәтханә урнашкан, урам яктан кермәле, урамнан узучыга да керергә җайлы. (Казан урамнарында йөргәндә, кече хәҗәтеңне үтәргә дә, аптырап йөрисең).
Мәчет эче зур, якты, аяк астындагы паласларда аяк батып китә. Бу безнең Мәккә шәһәрендәге соңгы намазыбыз. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Намаздан соң тоткарландык. Икенче группадан бер бабай Минада ук югалган булган, аны тапканнар, такси белән китерделәр. Мәккә буйлап юлыбызны дәвам итәбез. Матур йортлар, ялтырап торган юллар да машина-автобуслар ташкыны (трамвай-тролейбуслар юк), ә горизонтта таш таулары, гүя безнең белән саубуллашып баралар. Мәчетләрнең күплегенә тагын бер кат игътибар итәсең, гаҗәпләнәсең, бу күренешләрне күрергә насыйп булганга, чын күңелдән сөенәсең.
Җир шарының төрле җирендә яшәүче мөселманнарның иң якын шәһәре — Изге Мәккә шәһәре белән саубуллашабыз. Бу шәһәр, һәр елны хаҗ кылу нияте белән килгән, ничәмә миллион мөселманны үзенә сыендыра: ашата, эчертә, кунак итә.
Без дә 2007 елны хаҗ кылырга ният иткән мөселманнар, исән-имин яшәп, Аллаһы Тәгалә кушканча хаҗ гамәлләрен үтәп, Изге Мәккә шәһәреннән чыгып барабыз. Киләсе елда да авылдашларыбызга да, без йөргән юллардан йөрергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә күңелләренә салып, Әһкамиддин абый, Харис абый һәм мин салган сукмаклар дәвамлы булсын. Амин.
Изге Мәккә шәһәре артта калды, юллар киң, туры ялтырап торалар.
Мәккәдә таулар өйләр артында ук торалар иде, шәһәрдән ераклашкан саен тау горизонтларында ераклаша баралар. Ком сахарасы, тигезлек, яшел түмгәклекләр, бара-бара куаклыклар күренә. Юл бер шәһәрчек яныннан үтә, анда куаклыклар, зур агачлар да күп күренә (оазислардыр инде).
Сәгать 12 тулганда өйлә намазына туктадык. Бәдрәфтә хаҗәтләребезне үтәп, тәһарәтләнеп чыгып, мәчеттә намаз укыдык. Чәйханә эшләп тора: чәй, кофе бирәләр. Өстәлләр күп, агачлар ышыгына да чыгарып куйганнар.
Мәккә белән Мәдинә арасында узган елны бер бабай үлгән дип сөйләделәр иде, бу шул тукталыш диләр. Әгәр балалары кайтармасалар, быел хаҗилар аның каберенә килеп дога кылган булыр идек дип сөйләшеп алдылар. Чәйләр эчкәч маймыллар карарга киттеләр. Безнең авылда да кабан дуңгызлары урман буендагы чөгендер җиренә чыгалар дип әйтәләр иде, монда да маймыллар чәйханәдән чыккан азык калдыкларын ашарга киләләр икән. Шул арада көтүләре белән юкка да чыкттылар.
Юлыбызны дәвам итәбез. Линур хәзрәт автобус микрофоны аша, Рәсүлебез мәчетендә (Әл-Мәсҗид ән-Нәбәвидә) үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында вәгазь-нәсыйхәт сөйләде.
Мәдинә шәһәренә якынлашкан саен яшеллек арта, юл буйларында дөя көтүләре күренеп кала сарыклар кара төстә.
Пальмалар-хөрмә (финик) бакчалары, шактый зур участокларда урнашканнар.
13 сәгать 45 минут. Мәдинә шәһәренә керәбез. Шәһәр безне матур йортлары, туры урамнары, яшеллек белән каршы алды. Көн кояшлы, җылы. Юлда хәләл ризыклар белән сыйлап килделәр, кечкенә шешәләрдә сулар бирделәр.
Хәзрәтләр (группа җитәкчеләре паспортларны оформить иттеләр. Бу шактый вакытны алды. Кояшта кызындык (июльнең иң кызу көннәре кебек кыздыра). Икенде намазы укып чәйләр эчтек. Документлар белән эш бетте. 15 сәгать 45 минут. Кунакханәгә барабыз. Рәсүлебез мәчете манаралары күренә. Автобус мәчеткә якын гына «Маназили» кунакханәсенә килеп туктады.
Килүчеләргә хезмәт күрсәтүчеләр (4 кеше) автобусның багажнигын ачып, чемоданнарны бушата да башладылар. Хәзрәт чыгып туктатты, багажларны бушаттырмаска булды. («Яңадан тутырганда, тагын зур мәшәкать булыр, әйберләр сыймас» — дип уйлады.)
Кунакханәгә килеп керсәк ялт итеп тора. Ишекләре дә автоматка көйләнгән, кеше килгәндә ачыла, кеше үткәч ябыла. Йомшак диваннарга утырттылар. (Килеп җитмәгән автобусларны көттеләр). Мондагы бүлмәләрдә 4 кровать җыеп куелган, душ, суыткыч, телевизор, бөтен уңайлыклар бар. Иң яхшысы мәчет Ән-Нәбәви, ягъни Рәсүлебез мәчете якында гына. (Тәрәзәдән карагач монда зур төзелеш барганы күренә, димәк якын елларда мондый кунакханәләр күп булачак).
Мәккәдә бер бүлмәдә биш кеше идек:
1. Хәлим Тәүфыйк улы. Буа. 1942 елда туган. (Буада шофёр булып эшләгән, пенсиягә чыккач умартачылык белән шөгыльләнә башлаган).
2. Мансур Дәүләтгәй улы. Буа 1938 елгы (Буада кечерәк организацияләрдә җитәкче булып эшләгән. Пенсиягә чыккач дингә керешеп, динебез Исламны яхшы ук үзләштергән (ул намазларыбызны үзебез бүлмәдә укырга туры килгәндә, мәзин булды). 3. Шамиль Зиатдин улы. Буа, 1947 елгы. (Ул минем кебек көндәлек тә язды, фотога да төшерде. Мәчетләргә барганда иң алдан бара (Кәгъбәгә үзебез генә барганда да иң алдан бара, арттагылар алдагы кешегә карап барасың, кеше бик күп булганга адаштыра). Тыйнак. Үзе турында берни дә сөйләмәде. (Ул ашамлыклар күп алып килгән иде, ашарга җыелган саен безне сыйлады). (Актык көннәрдә Хәлим әйтеп куйды: «Шамиль Буада беренче секретарь булып эшләде» — дип, алар шул чорда эшләүчеләрне искә алалар иде).
4. Җәүдәт Габдрахман улы. Буа, Адав-Тулумбай авылыннан, 1930 елгы. (Җәүдәт абый укытучы булып эшләгән, хәзер авылда имам икән. Без дә бүлмәдә фарыз намазларын укыганда, аның имамлыгында укыдык. Аны белгән хатыннар хәлен белергә керәләр, адашса борчылалар иде).
5. Кәлимулла улы Фоат. Кайбыч районы, Кошман авылы, 1939 елгы. (30 ел Казанда яшәп (1969–1999) пенсиягә чыккач авылга кайтып, мәчеткә йөрүче). Монда бүлмәләр 4 кешегә булганлыктан Буалар дүртәү булып, мин бишенче кешене, икенче бүлмәгә яздылар, алар ике Ильдар, Линарлар булдылар.
6. Ильдар Рәфкать улы. Санкт-Петербург. 1961 елгы. (Ул татарча начар белә. Узган ел «Мисырда булдым» — ди. Автобуста барганда, истәлеккә, күп нәрсәләр төшереп барды). (Ашамлыклар күп алып килгән, әле монда да безне сыйлады).
7. Шәйхелисламов Линар Готович. Чаллы, 1950 елгы.
8. Ильдар Зиннәт улы. Буа, 1959 елгы. (Алар да ирле-хатынлы килгәннәр, без бүлмәгә кергәч тә Ильдар кроватька ауды. Ул көнне ул бик каты авырды. Хатыны, башка хатыннар да кереп хәлен белештеләр. Ул хатыннар арасында безнең Җәүдәт абыйның хәлен белешүче хатыннар да бар иде). Безнең автобуста да үзебез урыннар. Иң арттагы утыргычта дүртәү йөрибез, алар: Ильфат, Ринат, Равиллар. 9. Ильфат Мәгъфур улы. Чаллы, 1967 елгы.
10. Ринат Миңнебай улы. Чаллы, 1944 елгы.
11. Равиль Гәфият улы. Буа, Иске Тинчәле авылы, 1944 елгы. (Тәлбия әйтеп барган чакларда Линур хәзрәт башлый, ә без арткы утыргычтагылар күтәреп алабыз).
12. Наил Садрислам улы. Алабуга, 1936 елгы. (Наиль абый матур гына сакаллы. Күп белә. Автобус туктаган арада төшеп, физзарядка ясап, үзен танытты).
13. Ильдус Марат улы. Казан, 1977 елгы. (Ул кайнанасын алып килгән. Кайнанасы да яшь әле) (врач булса кирәк, дарулар турында күп белә).
14. Галимулла хәзрәт Яруллин. Кама Тамагы. Олы Салтык авылы, 1966 елгы.
15. Линур хәзрәт Сабирҗанов. Буа, 1968 елгы.
Без бу кунакханәнең 9 нчы катында. 916 комнатада 2 төн кундык. Лифтлар күп. Йөреп торалар. Безнең бүлмәләрнең ишекләре ачкычсыз гына, карточка куеп ачылалар.
Ахшам намазын кунакханәдә укып, чәйләр эчкәч, җир шарының икенче мәчетенә Ән-Нәбәвиягә бардык. Рәсүлебез әйткән: «Минем мәчеттә укыган намазның бүтән мәчеттә укылган мең намаздан өстенрәк. Әл-Хәрам мәчетендә укылган бер намаз йөз мең савабына ия» — дип.
Беренче тәхиятель мәсҗет намазын укыдык. Ястү намазына азан әйтелде, ястүдән соң витр намазы укыдык. Уку залы хатын-кызларга үзләренә бүлеп алынган. Ишек алды зур, урам яктан биек тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган хатыннар ирләрдән аерылып үзләренә бер агым булып барып мәчеткә керәләр.
Мәчеткә кергәндә аяк киемнәрен салып махсус эшләнгән шкафларга (ячейкалар) куясың. (Кайсы ишектән кергәнне хәтерләп калырга кирәк). Сөбхәналлаһи! Мәчетнең зурлыгы, матурлыгын үз күзләрең белән күреп хәйран каласың.
Өстә яктырткычларга гарәпчә Аллаһ дип язылган плафоннар тезелеп киткән (Мәккәдә Хәрам мәчетендә дә, Кәгъбә тирәли әйләнгәндә, зур түгәрәкләр эчендә Аллаһ дип язылган язуларны укып барасың).
Бу мәчетне алтынга манчыганнар (әйләндергәннәр). Терәк баганалары да алтынланган, Коръән китаплары өеп куйган шүрлек стеллажлар да алтыннан, баганалар тирәли дә Коръән китаплары бик күп куйганнар. (Ишекләре дә алтынланган).
Бүген хаҗ кылучыларның күбесе, олы хаҗдан соң, монда, Рәсүлебез мәчетенә киләләр. Меңләгән кеше булса да мәчет зур, тынлык, этеш-тертеш юк, мәчет эчендә тавыш күтәреп сөйләшмиләр.
25 декабрь (сишәмбе). Мәчеттән азан тавышы ишетелә, тәһарәтләнеп, мәчеткә иртәнге намазга кердек. Кеше бик күп булса да урыннар җитәрлек.
Мәккәдә җылы иде, иртә белән дә бер кат күлмәктән йөрдек. Ә монда мәчеткә барганда кайтканда салкын, җылы әйбер киясе килә. (Мәккә белән Мәдинә арасы ерак түгел, җылы киемне, Мәдинәдә алып киярмен дип уйладым). Ә безнең әйберләр автобуста, ә автобус каядыр стоянкада тора. Башка группалар әйберләрен алганнар.
Мәчеттән кайтып чәйләр эчкәч, Рәсүлебез кәберенә барырга җыенганда, Линур хәзрәт авырып киткән, бара алмый диделәр. (Авыручылар һәрбер группада да бар, йөткерәләр, температура белән ятучылар да бар). Безнең бүлмәдә хаҗиларының каядыр үз йомышлары бар, лифттан беренче катка килеп чыккач, бабайлар җыелып торалар, алар икенче группаныкылар икән.
Рәсүлебез каберенә барырга чыкканнар (аларның да таркаулык килеп чыккан, группа белән бармаганнар). Киттек. (Алар өсләренә курткалар кигәннәр ә мин бер кат күлмәктән йөрим). Зур мәчетнең арткы ягында (уң якта) Рәсүлебезнең төп мәчете, аның манаралары да аерылып тора. Арткы яктан мәчеткә керәбез, кеше бик күп. Рәсүлебезнең мөнбәре дә сакланган, мөнбәр янында ике рәкәгать намаз укыйлар, без дә укыдык. Монда төрле кеше бар, кайсыларының тоткарланасы килә, ә халык килә дә килә. Полицейскилар намаз укып алгач та каберлекләргә җибәреп торалар, анда гарәпчә сөйләп, аңлатып торалар. Каберлекләргә кешеләр якын килмәле түгел, ябык итеп эшләнгән карарга тишеге бар (мин ачык итеп күз алдына китерә идем).
Беренче Рәсүлебез каберенә туктап «Әс-сәләмү гәләйкә йә Расүлү-л-лаһи уә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү» — дип сәлам бирдек. Аннан соң «Әссәләмү галәйкүм йә Әбү Бәкр (р.г.). «Әссәләмү галәйкүм йә Гомәр (р.г.)» — дип сәлам бирдек. Мәчеттән чыккач каршы якта сәхәбәләр зираты, Госман (р.г.) кабере дә шунда.
Өйлә намазын укып, кайтып чәйләр эчкәч, безне Мәдинә шәһәре буйлап йөртәчәк экскурсия автобуслары килделәр. Без гостиницада 3 группа, өч автобус (Линур хәзрәттә күтәрелгән, ул да бар).
Автобуслар Мәдинә шәһәре буйлап бераз баргач, шәһәр читенә чыгып туктадылар. Алда шактый еракта (Ухуд) тавы анда тау башларында бик күп кеше, ә сул якта биек тимер сеткалар белән әйләндереп алган шәһидләр зираты. Без шул зират янына бардык. Эчтә шактый зур мәйданда каберлекләр күренә. Шәһид киткән сәхәбәләрне сәламләп, догалар кылдык.
Шәһәр буйлап күп йөрдек. Мәдинә матур шәһәр: чиста, юллары туры, яшеллек. Пальмалар юл кырыенда да үсәләр, җимешләре хөрмә (финик) безнең чикләвек зурлыгында, виноград тәлгәшләренә ошаганнары да бар. Күгәрченнәр күп. Мәккәдә урамга бодай сибеп ашаталар. Ә монда яр кырыйларында үзләре нәрсәдер табып ашыйлар.
Без Куба мәчетенә килеп җиткәч азан әйттеләр. Мәчеткә кереп икенде намазы укыдык. Янында гына базар: чәйләр эчеп, әйберләр алып, ял итеп алдык. Шәһәр буйлап йөрибез. Пальма бакчалары янына килеп чыктык. Агачлары: юаннар, биекләр. (Атаклы Мәдинә хөрмәләре шушы агачларда үсәдер инде). Араларыннан каналлар үткәрелгән. Суларны цистерналар белән өскә күтәртеп куйганнар 2,5 м биеклектә, шулардан каналларга су җибәрәләр. Шул бакча кырыйларында: куагы да, җимешнең зурлыгы да безнең чиягә охшаш җимешләр үсә, ә төсе сары. (Кукуруза да үстерәләр). Мәдинәдә күп йөрдек, фонтаннар юк, шулай да шәһәр уртасыннан барганда, таудан шаулап агып торучы су шарлавыгын күрдек. Су бетон улакларга төшә. Ахшамга азан әйтелде. Автобуслардан төшеп, мәчет ишек алдында, ахшам намазы укыдык. Шул кадәр зур ишек алдында намазлык җәергә урыннар юк (күрәсең Мәккәдәге хаҗилар монда килгәннәр). Ашап-эчкәч, мәчеткә кереп, ястү-витр намазларын укыдык. Бу безнең Мәдинә шәһәрендә соңгы намазыбыз, иртәгә иртән, безне Иорданиягә алып кайтучы автобуслар килергә тиеш. (Стоянкадан).
26 декабрь (чәршәмбе). Бүген Мәдинә шәһәре белән саубуллашабыз. Сәгать 5 тә автобуслар килделәр. Шәһәрдән чыкканда паспортларны яңадан тикшерәләр. Мәчет күренеп тора. Иртәнге намазга бардык. Документлар белән озакка сузылды. 9 сәгатьтә Мәдинә шәһәре белән саубуллашып, Иордания (Амманга) юлладык. Өйлә намазына бер шәһәргә туктадык. Мәчеткә кереп намаз укыдык. Чәйханәдә: чәй, пылау теләгән кешегә тавык ите, шашлык та бирәләр.
Безнең группадан бер хатын авырып китте, скорый чакырттылар, алар килеп уколлар ясадылар. Безнең җитәкчеләр дә, безнең бүлмәләргә кереп, авыруларның хәлен белешеп йөрүче хатыннар да, бик борчылдылар (алар элек таныш булмасалар да автобуска күрше булганнар инде).
Бу шәһәрнең уртасында (перекрестокта) бер склубтура бар. Анда бер кул җир шарын күтәреп тора. Җир шары картасының безгә күренә торган ягында ягъни алгы ягында, Гарәбстан ярым утравы. Утрауның уң ягында зәңгәр булып фарсы култыгы, ә сул якта, кызыл диңгез сузылган. Ә аста бер метрлар зурлыгында зур комганнар белән әйләндереп алганнар. Бу биек мәгънәгә ия булган күренеш. Бу күренеш кешене уйланырга мәҗбүр итә… Юлыбызны дәвам итәбез. Икенде намазына туктадык. Мәчет, чәйханәләр эшләп тора. Ахшам, ястү, витрга да калдык. Киттек, 23 сәгать. Согуд Гарәбстаны границасына җиттек. Автобуслардан төшеп границаны җәяү үттек. Мәккә белән Иордания (Амман) арасы 1200 км диләр, тагын 400 км диләр. Иордания границасына туктагач шофёрлар ял итәргә булдылар. Йокладык.
27 декабрь (пәнҗешәмбе). Сәгать 2 дә киттек, 4 сәгать баргач, сәгать 6 да иртәнге намазга туктадык. Аэропортка 40 км калды диләр.
Автобустан чыккач төньякка барганыбызны сиздерә, курткалар кидек. Автобуслар аэропортка ашыкмыйлар, иртәрәк килгәннәр. Аэропортка кертә торган юл кырыенда пулемётлар белән торалар. Аэропортка кердек. Автобустан багажларны алдык, һәр кешегә 35 кг нан артык әйбер булмаска тиеш диләр. Ә әйберне күп җыйганнар, үлчәсәләр күп кешенең артыр иде.
Үлчәмәделәр. Әгәр Мәдинәдә реалларны бетермәгән булсаң борчыласы юк, аэропорт ишеген кергәч тә, каршы яктагы тәрәзәләрдә, реалны долларга алыштырып бирәләр.
Таможняга барырга команда булды. Минемчә бу вакытта группа җитәкчеләре хата ясадылар, һәр группа тезелеп тәртип белән барасы урынга, көтүчесез калган көтү кебек ишеккә ябырылдылар. Ишек төбендәге иорданиялеләр гаҗәпләнеп тәртипкә чакырылар. Кая ул, һәрберсе ишекне тизрәк үтәргә ашыга. Таможня үтеп әйберләрне багажга тапшыргач, самолётка чыга торган урынга килдек. Монда да шул ук хәл. Иорданиялеләр янына безнең хәзрәт басты, татарча әйтә: «Ирләр бер рәткә, хатын-кызлар икенче рәт», берсе алдан керергә ашыга, әйтерсең очкычта урын бетә. (Шунда гына намаз укый торган урын бар икән, икенде намазын укып алдык).
Кайсыберләре төп хаҗны кылгач эш бетте дип уйлыйлар ахырысы, төрле кирәкмәгән сүзләр ычкындыралар, минемчә син өеңнән хаҗ сәфәренә ниятләп чыккансың икән, кайтып җиткәнче сабыр итәргә кирәктер. Аллага шөкер, быел зур хәвеф-хәтәрләр булмады.
Безнең группадан, автобуста авырып киткән хатынны, коляска белән очкычка алып баручы, безнең бүлмәләрдә авыруларның хәлен белешеп йөрүче хатынны Дөрдәнә дип атыйлар.
Аэропорттан очкычка кеше ташый торган автобуслар бер-бер артлы килеп кенә торалар, безне алып килгән автобус коерык ягына туктады. Мин арткы як, коерык ягы секторына, тәрәзә буена урнаштым. Тәрәзәдән (иллюминатор) күренә, багажларны өч арба таккан трактор алып килеп багажникка (транспортёрга) куялар. Ике арбада: чемодан-сумкалар, ә өченчесендә — канистрлар. Шул вакыт уйлап куйдым сумкалар астында калып канистр ярылмаса ярый инде дип.
(Казанда сумкаларны алгач та күтәреп карадым, Зәм-зәм суы исән иде. Әлхәмдүлилләһи! Бу авылдашларга иң зур бүләк булды). Таблода каешларыгызны эләктерегез дип команда булды. (Язылды). Кузгалдык. Бәдрәфләр коерыкка урнашканнар, бер ара шул бәдрәфләр. Янында чират барлыкка килде. Очкыч бизгәк төшкан кеше кебек калтыранып куйды. Шул вакыт безнең алда утырып баручыларның берсе (алар Амманда смена алыштырган лётчиклар булдылармы?) торып чиратта торучыларга таралып басарга кирәк диде. (Русча). Бу сүзне берничә кеше генә аңлап артка чигенделәр. Очкыч икенче мәртәбә калтыранып куйды, теге кеше, куллары белән ишәрәләп, сектор буйлап таралып басарга әйтте. (Бу вакыт стюардессалар секторлар арасындагы чаршауларны тартып ябып куйдылар). (Күрәсең паника күтәрүче булса, икенче якка күренмәскә тиештер инде). Утырып баручыга да сизелә, коерык яга баса, очкычның тигезлеге югала. Соңыннан очкыч командиры микрофон аша «Без тиешле югарылыкка күтәрелдек» — дип әйтте. Шулай итеп багажлар күп булса да, очкыч күтәрелде.
Шуннан соң конфет, соклар, кичке аш бирделәр. Ахшам, ястү витр намазларын очкыч барган уңайга карап укыдык. Очкычта хәҗәтебезне үтәргә барганда бер-беребезгә игътибарлы буласы иде. Монда диңгез-пляжлардан кайтучылар түгел бит, ә күбесе картлар, өлкән яшьтәге хатыннар. Авыруларның хәленә кереп, юл биреп, хаҗ савабын аласы иде.
Очкыч, үз вакытында, нәкъ 4 сәгатьтән соң төште.
Казанда халыкара аэропорт дип аталса да, Амман аэропорты белән чагыштырганда багажларны ала торган урын кечкенә икән. Хәзрәтләр, әйберләрне алу өчен, таможняга бара торган мәйданда юл ачып, яхшы иттеләр. Быел хаҗ әйбәт үтте, дип «Идел-Хаҗ» җитәкчеләре тынычлап калганнар ахырысы, алар аэропорт җитәкчеләренә зур төркем хаҗилар кайта дип хәбәр итмәгәннәр. Очкычтан багаж бушатырга ике кеше генә калган, багажларны алу бик озакка китте. Каршы алучылар бик күп (Оренбурглардан ук килгәннәр) таможняга бәреп керәләр. (Тышта салкын — 20°ка якын) вакыт бара. Кайтучылар да, каршы алучылар да борчылалар.
Казаннан киткәндә Хәйдәр әйткән иде: «Кайтканда шылтырат, каршы алырбыз» — дип. Әле ярый шылтыратмаганмын, вакыт бара, иртәгә эш кешесенең эшкә барасы бар. Такси белән кайтырга булдым. Урамга чыктым, анда зур-зур автобуслар тезелеп торалар, каршы алырга килгәннәр.
Такси мине Кошманга кайтарып куйды. Шуның белән 2007 елның хаҗ сәфәре тәмам. Аллаһы Тәгалә кабул итсен! Амин. Мәдинә шәһәрендә «Идел-Хаҗ» бүләк иткән киемнәрдән генә йөреп, салкын тидердем. Кайткач авырдым, 10 көн район больницасында дәваланып чыктым, ул арада Харис абый кайткан иде. Ул үзен әйбәт хис итә.
Бу язмам хаҗ сәфәренә ният итүчеләргә: киңәш-кулланма булсын. Булачак хаҗиларга да Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен.
Амин.