Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Jalil Fazlyev

Җәлил хәзрәт белән интервью

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Яшьләргә юл бирергә кирәк
— Җәлил хәзрәт, бик күп әйтүчеләр бар: «Менә без балаларны тәрбияләүдә нинди генә тырышлыклар куйсак та, күпме генә акча сарыф итсәк тә, ник соң, ахыр чиктә нәтиҗәсе бик аз була» — дип әйтәләр. Ә чынлыкта, ник алай соң ул?
— Менә мин балаларны укыта башлагач, аларга шундый сорау бирәм: «Кайсыгызның исерек буласы килә? Кемнең җинаятьче, кемнең фәхишә, кемнең карак буласы килә?» — дип сорыйм. Берсе дә кул күтәрмиләр. Шуннан соң икенче сорау бирәм: «Илебездә, халкыбызда, шәһәр-авылларыбызда исерекләр, җинаятьчеләр, фәхишәләр бармы?» — дип сорагач «бар» диләр. «Алар сезнең кебек булган вакытта теләгәннәрме, әти-әниләре теләгәнме?» — Юк теләмәгән. Ә каян килеп чыккан соң алар? Менә монда пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Адәм баласында бер урын бар, әгәр ул пакь булса, кешенең бөтен гамәлләре дә яхшы була. Әгәр ул пычрак булса, аның бөтен гамәлләре дә пычрак. Хакыйкатьтә ул кешенең йөрәге, күңеле. Әлбәттә без күпме акчалар түгеп балаларны укытабыз, ләкин уку бит күңелне чистарту түгел, ул акылны гына баета. Ә адәм баласы 3 өлештән тора: тән, акыл, җан. Тәнне без ашатабыз, эчертәбез, киендерәбез, карыйбыз, физик яктан ныгытабыз. Акылны да баетабыз, хәзер бөтен кеше диярлек югары белем ала башлады. Әгәр күңел чиста булмый икән, фән һәм техника үскән саен, бозыклык та арта бара, ул зуррак, масштаблырак, киңрәк, колачлырак итеп күзәтелә. Менә бүгенге көндә дә, кешенең кулында шул хәтле фән-техник казанышы булган вакытта кешеләрнең чиста күңеле, чиста йөрәкле булырга бигрәк тә мөһим. Әгәр безнең кулыбыз пычранса, сабын бар, киемебез пычранса — порошок бар, чәчкә — шампунь бар, тешкә — теш пастасы; ә менә күңелне ничек чистартырга? Күңел дә карала бит, күңел дә пычрана. Аллаһ Тәгалә Коръәндә нәрсәләрне хәрам дип әйтте, алар барысы да күңелне каралта һәм кешедән ихтыяр көчен бетерә. Әгәр кешедә ихтыяр көче юк икән, ул үзен азартлы уеннардан да, аракыдан, зинадан да тыеп кала алмый торган була. Менә бу вакытта инде безгә Ислам дине ярдәмгә килә, ул безнең рухыбызны ныгыта. — Сез, казый буларак, дәүләт белән мөселман идарәсенең һәм гомумән, мөселманнарның мөнәсәбәтләрен ничек күрәсез?
— Мин инде үзем 68–70 нче елларда гарәп хәрефләрен өйрәнеп, гарәп язуы белән язылган китапларны укый башлаган идем. 72 нче елда бабай үлгәч кырыгына хәтле зиратка барып Коръән укыдым. Ул вакытта дини бәйрәмнәр җитә башласа, газеталарда атеистик темага мәкаләләр чыга иде, ә мәчетләр төзү турында сүз дә бара алмый. Шул елларда Әлмәт шәһәрендә, картлар йөреп мәчет төзергә булдылар, шул вакытта хәтерлибез «Татарстан яшьләре» газетасында, комсомол шәһәрен мәчет төзеп мыскыл иттермибез» диеп, зур-зур мәкаләләр чыкты. Менә шул вакытларны искә алсаң, бүгенгесе көндә мәчетләр төзелүе, анда эшләргә мөмкинлек булуы, дин тотарга ирек булуы, вакытлы матбугатта дин турында язылу бик зур алга китеш дип саныйм. Коръәндә бит «Сезнең өегездән куып чыгармасалар, көчләп хәрам ашатмасалар, динегез өчен сезне мыскыл итмәсәләр сез ул җәмгыятьтә тыныч яшәгез», — диелгән. Шуның өчен без, Аллаһ Тәгаләнең шушы нигъмәтен белеп, шөкер итеп, дус булып яшәргә тиеш. Имам Әбү Хәнифә буенча, без, хәрамга чакырмаган законны да хөрмәт итәргә тиеш.
— Ә сезне үзегезне шундый атеистик вакытта дингә нәрсә этәрде, хакыйкатьне яшергән вакытта, сез аны ничек күреп алдыгыз?
— Безнең әти-әни алай дини кеше булды дип әйтә алмыйм, әмма әби-бабайларда тәртип бик катгый иде: ашагач дога кыласы, «бисмиллә» әйтеп утырасы, азан әйткәч дога кыласы, намаз укыганда шауларга ярамый иде. Ә җәмгыять гел кирегә сөреп торды, син дөрес юлда түгел дип тәнкыйтьлиләр иде, ләкин барыбер кире юлга тайпылмадык бит. Кыямәт көнендә кайбер кешеләр җавап вакытында «ник син иман китермәдең?» — дип сорагач, әйтер: «Кешеләр динсез булды, шуңа күрә мин дә алар белән идем», Аллаһ Тәгалә: «Бар кеше дә динсез идеме? Менә син яшәгән вакытта яшәде берәү; намаз да укыды, ураза да тотты, хәрамнан да тыелды, сиңа бернинди дә аклану юк» — дияр. Аллаһ Тәгалә билгеле бер кешеләр аркылы динне саклый торгандыр инде. Бу Аллаһның рәхмәте, миннән бернәрсә дә тормый.
— Җәлил хәзрәт, сез Ислам киләчәген ничегрәк күз алдыгызга китерәсез?
— Ислам киләчәге бит ул бездән тормый, Аллаһ Тәгалә кушкач дингә өндәргә — без өндәргә тиеш. Кем дә шушы вазифаны үти икән, Кыямәт көнендә йөзе ак була, кем үтәми — ул Аллаһ каршында җавап бирәчәк. Безгә дини вәгазьләр сөйләп, дин алга китсен дип тырышып, дәгъват кылырга кушылган, ә нәтиҗә Аллаһ Тәгаләдән.
— Үзегезнең киләчәккә планнарыгызны сөйләп китсәгез иде.
— Планнарга килгәндә, 50 дән соң кеше артка борылып карый башлый диләр, ә миңа 52 бит инде. Мин шулай, артка карый-карый, әкрен генә алга таба барырга тырышырмын. Олы кешеләрне консерватив та дип әйтәләр. Без инде җитез, зирәк яшьләргә юл куярга тиеш дип саныйм. Алар бу динне, бездән алып, тагын да зуррак биеклекләргә күтәрергә тиешләр. Менә исән-сау шушы казыйлык срогын тәмамлап тиешле кешенең кулына тапшырсак үзебезне кайгырта башларга, үзебезнең өстә эшләргә вакыт дип уйлыйм.
— Авырмы соң казый вазифасын үтәүләре?
— Бер вазифа да җиңел түгел ул: имам вазифасы, казый вазифасы, хәтта әти-әни вазифасы да җиңел түгел, һәрбер эшең өчен Аллаһ Тәгалә каршында җавап бирәсең. Дөрес, казыйның эше күп аның, һәм ул бик җаваплы вазифа. Менә рәхмәт әйтәсе килә төбәк казыйларына: Казан казые Рөстәм хәзрәт Зиннуровка, бик тырышып, җиренә җиткереп эшен алып бара, шулай ук Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновка һәм Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка. Алар белән киңәшләшеп, тырышлык белән әкрен генә эшләрне алып барабыз. Айга бер җыелып, бәхәсле мәсьәләләр булса, уртага салып тикшерәбез, киңәшләшәбез. Аллаһ Тәгалә киләсе көннәрдә дә җиңеллекләр бирсә иде.
— Рәхмәт бик зур, Җәлил хәзрәт.

Сөйләште Рүзәл Әхмәдиев