Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Гарәп каллиграфиясе. Нәрсә ул?

Гарәп каллиграфиясенең Татарстанда бердәнбер укытучысы
Әхмәт хәзрәт Сабиров белән әңгәмә.

Әхмәт хәзрәт

- Үзегез турында бер-ике сүз әйтеп китсәгез иде.
- Тууым Казан шәһәрендә, 1964 елның 20 декабре. Әтием Рәшид, әнием Фәхимә. Мәктәпне тәмамлагач энергетика буенча техник белем алырга туры килде, аннары соң бер гуманитар университетының тарих-археология факультетында белем алдык. Ислам динендә, әлхәмдүлиллә, яшьтән үк. Дин буенча аерым укулар мәктәптә чакта укылып барыла иде. Соңрак, яңарышлар кичергәннән соң, «Ислам кабул итүгә 1000 еллыгы» мәдрәсәсендә рәис урынбасары булып хезмәт ителде, аннары соң Әл-Азхар университетында кыска вакытлы курслар уздык. Инде 1994 елдан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыруда катнашу насыйп булды һәм шунда ук проректор вазифаларын үтәргә дә туры килде. Ә 1995 нче елда мәдрәсәнең төп бинасын кайтаруга ирешелде һәм ниһаять 1997 елда лицензияләр алынды, шул вакыттан мөстәкыйль рәвештә аякка баскан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә әверелде. 2000 елдан соң, мәдрәсә үз юлын тапкач, мин инде кайбер дәресләрне дәвам итсәм дә, проректор вазифаларыннан читләштем.
- Ни өчен каллиграфия? Ник башка фән түгел? Безнең диндә башка фәннәр дә бик күп бит?
- Дөрестән дә әйтергә кирәк, Коръән, сира, тәфсир, фикъһе фәннәре һәрбер мәдрәсәдә укытыла, алар буенча белгечләр дә җитәрлек дисәк тә ялгыш булмастыр. Әмма, кызганычка каршы, мин үткәргән фәннәрдән мәгълүмат бик аз. Бәлки аның әдәбияты җитмидер, бәлки тиешле игътибар бирелмидер, шулай ук безнең гамәли язуыбыз да аңа охшаш булмау һ.б. күп кенә сәбәбләр. Шуңа күрә, гади күз белән генә караганда, бу фәннәрнең әһәмияте күренми һәм ике сессия арасында гына бу фәннең тирән нечкәлекләренә кереп бетеп булмый, әмма ләкин максат куела ки, шул ук шәкертләрне бу юнәлешкә кызыксындыру, һәм дә белемне күтәрү, хәтта күзләрен ачу дисәк тә дөрес булыр, минемчә. Шул ук язуның, өстән-өстән булса да, бирелү программасы төзелә һәм шәкертләргә үзләренә дә ул язуны татып, кулланып карарга махсус эшләр бирелә. Аларның иҗади эшләр аркылы гарәп язуына, гарәп графикасына кызыксыну уяна һәм мәхәббәтләре артадыр диеп уйлыйм. Каллиграфия мәдрәсәнең эшли башлавыннан алып барыла башлады, төпле рәвештә 95 елларда керә башлый. Әмма бу фәннәрне алып баруны дәвамлы булыр дип максат куймаган идек, чөнки әзме-күпме белгәнне биргәч, килеп чыгар ки шундый остазлар, мөгалламнәр, алар бу юнәлешне алып китәрләр дип уйланылган иде, әмма ләкин андый кешеләр әле һаман юк.
- Минемчә гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнер өчен аерым талант кирәк, ә сезнеңчә ничек? -
Мин үземне бик талантлы дип әйтмәс идем, ләкин иң беренче теләк кирәк. Кешедә кызыксыну, теләк һәм максат булырга тиеш, шуннан соң гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә була. Әгәр төгәл максат куелмаган булса бу юнәлештә уңышка ирешү кыен. Дөрес, ул ансат кына килми, бу язуның матурлыгы, сәнгатьлелеге, кешенең үз-үзенә камил иттереп язу максаты кую кирәк, икенче яктан бераз гына сәләте дә булырга тиештер. Чөнки борынгы хаттатлар да әйткән: «Дөрес тәрбия һәм һәрбер нәрсәне җентекләп карау – төп принцип, калганы инде Аллаһ Тәгаләдән».
- Әйтик, бер кешенең бу фәнне өйрәнәсе килә ди, моның өчен бүгенге көндә нинди мөмкинлекләр бар?
- Менә ул яктан кыенлыклар бар шул. Бу фәнне үзлектән өйрәнү мөмкин түгел дип әйтсәк дөрес булмас иде, әмма ләкин бик кыен. Тиешле әсбабларны әзерләүчеләр бар, китаплар да чыга, ләкин һәрбер әсбапка үзенең остазы кирәк, ансыз өйрәнү бик катлаулы, чөнки бу юнәлешнең аерым бер язу нечкәлекләре бар. Остаз язганны карап, төзәтүләрне кабул итеп өйрәнергә күпкә тизрәк. Моны Коръәнне өйрәнү белән тигезләр идем, чөнки моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар: без Коръән китабын ача алабыз, тәҗвид фәнен өйрәнә алабыз, ләкин яныбызда остазыбыз булмаса, без аны тиешле мәкам белән дөрес итеп укый алмабыз. Шуның шикелле гарәп язуы да остазларны таләп итә.
- Озакламый гарәп каллиграфиясе буенча берәр чара булырга тиеш дип ишеткән идем. Ул нинди формадарак һәм кайчан үтәчәк, кыскача аңлатып китсәгез иде?
- Чит илләрдә мондый конкурслар үтә икән инде һәм безнең дин әһелләребез дә шундыерак чараны Казан шәһәрендә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Минем яктан кыскача гына план проекты, бу конкурс нинди юнәлештә булачагы өстән-өстән генә төзелеп бирелгән иде. Без аны көзгә таба планлаштырып торабыз, ләкин төгәл көннәре әлегә билгеле түгел.
- Үзегезнең киләчәккә булган планнарыгыз һәм максатларыгыз ниндиерәк?
- Минем икенче дәресем дә бар бит әле – иске имля дәресе. Бу фән дә бик кызыклы, гарәп язуына нигезләнгән безнең милли әлифбабыз, халкыбызның тарихы да шул әлифба белән бәйләнгән. Менә максат минем шул: гарәп язуларын кайтаруда һәм дә безнең тирән булган меңъеллык тарихыбызны кайтарып, аны өйрәнергә һәм дә халыкка таратырга, тәкъдим итәргә. Шуның өчен дә гарәп язуына халыкта мәхәббәт уятырга кирәк, бу да әллә ни авыр язма түгел, гади язма икәнен, бу безнең татар теленең, әдәбиятының формалашкан язмасы икәнен аңлатасы иде. Безнең бөек шәхесләребезнең кайсысын алсак та, алар һәммәсе диярлек үзләренең эшләрен гарәп язуында язганнар. Кызганычка каршы 70 ел дәверендә, графика алышынганнан соң (1928 елдан соң), бу безнең хәзинәбез юкка чыга башлый һәм һаман юкка чыга бара, әле сакланып калганын да без куллана алмыйбыз. Алар китапханә архивларында сакланса да, кулланмый торган мирас булып кына тора. Алла теләсә, шул булган хәзинәбезне алга чыгарып, алар белән кулланырга язсын иде, чөнки бу диңгезгә чумып китсәң, аның иге-чиге юк, аны өйрәнүгә әле күп көч һәм күп галимнәр таләп ителә. Бәлки укыткан шәкертләребездән дә шуның белән кызыксынучы һәм киләчәктә шөгыльләнеп, халыкка ирештерүче булмасмы дигән өмет белән яшибез. Эшлисе эшләр бик күп, әмма ләкин кыенлыклар әз түгел, шул ук кадрлар мәсьәләсе һәм дә техник яктан да кыенлыклар бар, чөнки күп кенә безнең китапларыбызның да иң яшенә йөз ел, һәм алар бөтен шартлар да тудырылган фондта сакланмаган. Әле бит алар гарәп хәрефләре белән язылган булгач, Ислам дине белән көрәшү нәтиҗәсендә, дөньявимы ул, диниме – бөтен китапларны да юкка чыгарырга тырышылган иде. Әле авыр тормыш кичереп, сакланып калганнарын да өйрәнеп бетереп булмый. Бүгенгесе көндә күпме китап яктыртылмыйча тора, ә без нигәдер икенче мәдәният турында, икенче халыклар аша мәглүмат җыярга тырышабыз, ә үзебезнең хәзинәбезнең кадерен белмибез, аны өйрәнмибез. Хәтта Ислам тәгълиматы да чит илләрдән кергән китаплардан өйрәнелә, кызганычка каршы, шуның нңтиҗәсендә, безнең халкыбызда төрле низаглар килеп чыга, һәм дә безнең җирлеккә яраклашмаган горефләр дә барлыкка килә. Ә күп кенә сәясәтчеләр моны Ислам динен тискәре яктан күрсәтер өчен кулланып калалар. Менә бу нәрсәдән? Бу безнең наданлыктан. Бу нәрсәдән? Бу безнең мирасыбызны өйрәнмәгәнлектән, үзебезнең тарихыбызны белмәгәнлектән. Менә шул мирасыбызны, тарихыбызны халыкка ирештерү максаты белән яшибез. Әлбәттә бу бер кешенең генә көченнән килә торган эш түгел, бу инде бөтен җәмгыять шул юнәлешне сайласа, шул кыйбла белән барса, бәлкем ниндидер нәтиҗәгә ирешеп буладыр, югыйсә, без булганын да югалтып бетерә алабыз. Әгәр дә бер халыкның тарихы булмаса, аның киләчәге дә булмый.
- Сез дөньяви галимнәр, тарихчылар белән нинди мөнәсәбәттә торасыз?
- Менә бу проблеманы чишәр өчен безнең бер кимчелек бар: дөньяви галимнәр дини галимнәр белән берләшә алмый, дини галимнәр дөньяви галимнәр белән берләшә алмыйлар. Дөньяви галимнәр гыйлем алганда, материалистик фәлсәфә белән, иләһиятне кырыйда калдырганнар һәм безнең мирасыбызны да беръяктан гына яктырту бара иде. Менә дини һәм дөньяви галимнәрне алсак, алар бер мәйданның ике кырыенда тора һәм бергә кушыла алмыйлар. Менә бу хәл дә, бәлкем, наданлыктандыр. Дөньяви галимнәрнең наданлыгы нәрсәдә? – алар динне белми, дини галимнәрнең наданлыгы нәрсәдә? – алар дөньяны аңлап бетерми, чөнки аның кирәклеге фани дип санала, һәм дин әһеле мәңгелек өчен әзерләнә, өч көнлек дөнья өчен генә түгел, аның дөнья өчен үзенең вакытын сарыф итәсе килми. Шуңа күрә дә шундый каршылыклар бар. Әлбәттә, бу юнәлештә эшләр алып барылмый дип әйтмәс идем, аның өчен махсус институтлар эшли, тел-әдәбият институтлары да бар. Әмма ләкин моңа да карамастан, күп кенә китаплар яктыртылмый кала, минемчә, бу хәл, китапларның күбесе дини тәгълиматта булуыдыр. Ә без күбесенчә динне өйрәнмибез. Әгәр өйрәнмәсәк, өйрәнү генә түгел, дин белән яшәмәсәк, үзебезнең әхлакыбызны да күтәрә алмыйбыз. Шуңа күрә дә ике елганың бергә кушылуы тиештер, бәлки хәерле нәтиҗәләр булыр, Алла теләсә.

Рүзәл Әхмәдиев әңгәмәләште