Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Хат-хәбәрләр

Кадеребезне белсәк иде?

«Сөләйман» мәчетендә күрмәүчеләр өчен укулар дәвам итә. Килергә теләүчеләр көннән-көн күбәя. Мәскәү, Краснодар, Чеченстан, Волгоград, Чувашстан, Чебоксар, Ново-Черкасск, Псков, Дагстан, Түбән-Новгород, Ростов на Дону, Сембер, Башкортстан, Татарстан — Мамадыш, Түбән Кама һәм башка бик күп төбәкләрдән, хәтта Кытайдан да күрмәүчеләр — укырга килергә теләүчеләр күп. Бирегә килеп алар дүрт сменада укыдылар инде, укырга өйрәнделәр, укылаган сүрәне яттан белеп, китәләр. Мәчеттән аларга китаплар бүләк итәләр, бик күп исемдәге күчтәнәч — бүләкләрен дә биреп, озаталар. Биредә уку-укыту бүлеге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова үзе бик күп китапларны күрмәүчеләр өчен, укырлык итеп төзеде. Биредә белем алганнар үз төбәкләренә кайткач, үзләредәйгеләргә өйрәтүчеләргә дә бар инде. «Сөләйман» мәчетендә укытылуның әлегә Русиядә ише юк. Күрмәүчеләрнең Аллаһка, мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәтләре чиксез. Менә шулай, җәмәгать, биредә ишетмәүчеләр белән дә шөгыльләнәләр бит әле. Ә борыңгылар әйтмешли, дүрт саны төгәл булган кешегә гыйбрәт алу сабагы түгел мени бу? Фатыйма Зөһрә.

Сандугач китмәде.
«Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам,
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам». — дип язды шагыйрә Гөлшат Зәйнашева.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан язучылар берлеге бергәләп, Татарстан Республикасының Г. Тукая исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 80 ел тулу уңаеннан С. Сәйдәшев исемендә Зур концерт залында «Китмә, сандугач!» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрде. Премьер-министр урынбасары мәдәният министры Зилә Вәлиева тамашачыларны шагыйрәнең классик дәрәҗәдәге урынын бәян итте, бик җылы, хөрмәт белән сугарылган котлау сүзләрен дә ирештерде. Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Гөлшат Зәйнашевага татар халкының олы ихтирамы булуын бәян итте. Концертны милләтнең күренеклеләре — Инсаф Абдулла, Луара Шакирҗанова алып барды. Рөстәм Маликов, Венера Ганиева, Зөһрә Сәхәбиева һәм башка бик күп моң ияләре чыгыш ясады. Гөлшат апа үзе китсә дә, сандугачы китмәде, аның җырларында ул һаман сайрый һәм сайраячак, Иншә Аллаһ! Гөлшат Хисам кызының рухы шат булса иде, Раббем?!!
Ә. Саръяз.

Иске Татар бистәсе сакланып калырмы?

Күптән инде бер фидәкарь Нурания Биктимирова бистәне саклап калу хакында борчылып, активистларны җыеп, комитет төзегән иде. Алар алып барган язу-сызу эшләре дигәндәй, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләре,бер сумка җыелган. «Татар бистәсе җимерелә, 4 бакчаның берсенең бер почмагын гына булса да саклап калсак, бер матурлык булыр иде бит» — дип чаң сугалар. Алар — Апанайлар, Мәрҗанилар, Ризаэтдин Фәхретдиннәр, Фатих Кәримиләр, Әҗемевлар, Арыслановларның нәселләре дәвамчылары.
Галимә Альмира Әминева, Салим Рәшит Галләм, атаклы рәссам Рушан Шәмсетдинов, озак еллар иске татар бистәсе мәктәбендә укыткан укытучы Хөррия Хакова, журналистлар Рәисә Яхина һәм Рузалия Арысланова катнашты.