Бәйләнеш:

Телефон:
(843)293-42-92
E-mail:
ilyasgf@yandex.ru


Төп сөземтә

Бала — гаилә энҗесе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әссәләмү гәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Хөрмәтле дин галимебез Ризаэтдин Фәхретдин халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче кыю, батыр хезмәт, җәмәгать эшлеклесе булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын куя. Баланы дөрес тәрбияләү ата-аналарның изге бурычы икәнен әйтү белән бергә, моның җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат-кат искәртеп үтә: «Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр… Аның юлы исә… яшь вакытларыннан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Балалар — һәртөрле язу язылуы кабил (кабул итүче) булган ак кәгазь вә яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер».
Бүгенге заман көзгесендә нәрсә чагыла? Һәртөрле афәтләр, бәхетсезлекләр бар: наркомания, СПИД, фәхешлек, сәрхүшлек… Киләчәгебез, милләтнең, Татарстанның алдагы көннәре ничек булыр? Лаеклы алмаш булырмы? Шушыларга борчылып, без унберенче мәртәбә әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән дүрт-унсигез яшьлек ир-бала һәм кыз балаларның бәйге-ярышын уздырабыз. Максат-ният — укучыларда әдәп-әхлак сыфатларын тәрбияләү. Күңелләрендә Иман йолдызы балкыту. Әхлаклы бала Коръәнне укый ала. Балаларда Ислам дине кушканча көн күрү-яшүгә, кешеләр, башка милләтләр, башка дин кешеләре, җәмгыять белән мөнәсәбәтләрдә үрнәк булу, туган илгә, туган туфракка, данлы халкыбызга, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләү, аңа лаек булу. Кешелекне төрле афәтләрдән, фәкать, үз асылыбызга кайту һәм Ислам дине кыйммәтләре генә коткарачак һәм савыктырачак!!! Бу — хакыйкать!
Әхлакый һәм рухани тәрбия мөһимлеге — бүген көнүзәк мәсьәлә, бүгенге яшәешебез таләбе. Җәмгыятькә файдалы алмаш тәрбиялик!
Бәйгебездә Кол Шәриф, Сөембикә, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, Ә. Максуди, Муса Җаруллаһ, К. Насыйри, Мөхлисә Буби, Рәшидә Исхакый, Төрки кыз исемендәге бүләк ияләре дә ачыкланачак.
Татарстан хатын-кызларыының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе «Мөслимә» гәзите баш мөхәррире Әлмира Әдиатуллина (Әлмира Һәдия).